Әлмәтлеләрне светофорларның вакытлыча эшләмәү турында кисәтәләр

2019 елның 6 августы, сишәмбе

7 августта 8.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Ленин-Мәрҗани, Ленин-Засловнов, Ленин-Татнефть урамнары чатында светофор эшләмәячәк.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мәгълүматны игътибарга алырга һәм юл билгеләренең таләпләрен үтәргә, ә җәяүлеләрне юлның күрсәтелгән участокларында юл йөрү өлешен чыкканда игътибарлы булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International