Бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә катнашучыларны "Әлмәт һөнәр колледжы" ДББУ эшчәнлеге белән уку йорты директоры Гүзәлия Бакиева таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, 1977 елдан колледж Татарстан Республикасы икътисадының реаль секторы (машина төзелеше, энергетика, приборлар төзү һ.б.) тармаклары өчен кадрлар әзерли.
Әлмәт һөнәр колледжы үз эшчәнлеге дәвамында берничә оешма үзгәртеп корды. 2009 елда белем бирү учреждениесенә 31-нче һөнәр училищесы һәм 84-нче Рус-Акташы һөнәр училищесы кушылды.
Колледжның матди-техник базасы: 1 нче уку корпусы - 5587,5 кв.м., 4 катлы бина, 700 кеше, 30 уку аудиториясе, 2 лаборатория, китапханә, административ кабинетлар, актлар залы, спорт залы, тренажер залы, ашханә.