Әлмәт - Татарстанның нефть башкаласы. Нефть чыгару бораулаудан башлана, анда чын эшчәннәр - иң югары класслы профессионаллар эшли. Нефть-газ чыгару тармагы белән танышу кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман «Татбурнефть" ИК" ҖЧҖ Әлмәт бораулау эшләре предприятиесенең 32646-нчы скважинасында булдылар.
Алар «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин һәм "Татбурнефть" «ИК» ҖЧҖ директоры Альберт Исхаков белән бораулау процессы, бораулау вакытында кулланыла торган төп җиһазларның төзелеше, методлар һәм технологияләр белән таныштылар, шулай ук киләчәктә нефть чыгаруның үсеш планнары һәм перспективалары турында белделәр.