Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Мәйданнардан котлау, җыр-моң агылды
2012 елның 1 сентябре, шимбә
Шимбә көнне үзәк Мәйданда Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме һәм Шәһәр көне билгеләп үтелде.
Тантаналы чарада “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, нефть төбәге муниципаль берәмлекләре башлыклары һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Чара турыдан-туры эфирда эчке корпоратив челтәр аша да күрсәтелде.
Бәйрәм “Татнефть” ААҖнең тарихын чагылдырган сәхнәләштерелгән күренештән башланды. Аның барышында Татарстан нефтенә фидакарь хезмәтләре белән өлеш керткән, орден-медальләргә лаек булган, исемнәре кара алтын елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган ветераннар исемләп искә алынды. Тантанада катнашкан әлеге мөхтәрәм затларга чара башында ук хөрмәт күрсәтелеп, чәчәк бәйләмнәре бирелде. Ветераннарны бәйрәмгә килүчеләр басып алкышлады.
Компания төркеменә кергән предприятие алдынгылары парадын да халык алкышлар белән каршылады. Нефть чыгаруда аерым урын биләп торган бораулаучылар, һава торышының нинди булуына да карамастан, скважиналарга хезмәт күрсәтүче, көненә дистәләрчә километр узып аларның өзлексез эшләвен тәэмин итүче нефть-газ чыгаручылар, сервис предприятиеләре, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, кара алтын продуктларын сату челтәре һәм башка өлкә хезмәткәрләре, ел саен уздырыла торган һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләр, булачак нефтьчеләр, яшь спортчылар һәм башкалар бер-берсен алыштыра торды.
ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов үзенең котлау чыгышында компаниянең төп бурычының нефть табуны тотрыклы итү белән тәэмин итүдән гыйбарәт булуын билгеләп үтте. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында нефть һәм газ чыгару идарәләре производство планнарын уңышлы үтәгән. Алар тарафыннан 12,9 миллион тонна нефть, 414 миллион кубометр газ чыгарылган. Сервис предприятиеләре тарафыннан 136 яңа скважина сафка бастырылган, 1183 скважинага капиталь ремонт үткәрелгән. Бу чорда инвестиция күләме 11 миллард сумнан артып киткән. Шәфәгать Фахразович нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексын сафка бастыруны да төп бурычлардан саналуын искәртте. Бүген “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводы тарафыннан 6 миллион тоннадан артык нефть эшкәртелгән. Авиакеросин, дизель ягулы һәм автомобильләр өчен база мае чыгарырга исәпләнгән гидрокрекинг җайланмасын төзү буенча да эш бара. Чыгышта компаниянең шин комплексының да яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләве ассызыкланды. Әшәлче югары үзле нефть ятмаларын тәҗрибә-сәнәгать юнәлешендә эксплуатацияләү буенча да актив эш җәелдерелгән. Генераль директор шулай ук бораулау комплексын модернизацияләүгә зур средстволар кертелүен билгеләп үтте. Компания социаль һәм экология программаларын да даими киңәйтә, милли проектларда катнаша, медицина, мәдәният һәм спортка, торак төзелешенә акчалар кертә.
Безнең бүгенге казанышлар – төрле буын нефтьчеләрнең, бигрәк тә кара алтын башында торган ветераннарның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, – дип искәртте Шәфәгать Тәхаветдинов. – Сугыштан соңгы авыр елларда хезмәт батырлыклары күрсәтеп, безнең компания фундаменты салына. Хәзер аларның эшен бүгенге нефтьчеләр дәвам итә. Без нефть эше һәм “Татнефть” нең киләчәге ышанычлы кулларда булуына ышанабыз. Күптән түгел генә булып узган һөнәри осталык бәйгесе яшьләрнең теоретик һәм практик әзерлегенең югары дәрәҗәдә булуын чираттагы тапкыр күрсәтте.
Баш нефтьче нефть тармагы үсешенә төзүчеләрнең, транспорт хезмәткәрләренең, укытучы һәм табибларның, авыл хезмәтчәннәренең, коммуналь һәм башка тармакларда эшләүчеләрнең дә зур өлеш кертүләрен әйтте. Компания эшчәнлек җәелдергән территорияләрдә урнашкан муниципаль район башлыкларына тыгыз хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт җиткерелде, быел юбилейларын билгеләп үтүче “Әлмәтнефть”, “Елховнефть”, бораулау эшләре предприятиесе, “Татнефтеснаб” идарәләренә дә котлау сүзләре белдерелде.
Әлмәтне нефтьчеләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Аларның икесенең дә тарихы, үсеше бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. “Күп еллар дәвамында “Татнефть” республиканың һәм районыбызның күп кенә социаль-икътисади сорауларын чишүдә ныклы терәк булып кала бирә. Сезнең тарафтан табылган кара алтынның һәр тамчысы – яңа үзгәрешләргә этәргеч, икътисади һәм социаль үсеш” – Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов чыгышын әнә шундый сүзләр белән башлады. Район башлыгы 60 елга якын вакыт эчендә кеченә генә бистәнең нефть башкаласына әйләнүен, Әлмәтнең горурланырга җирлеге булуын искәртте. Социаль-икътисади үсеш, заманча мәгариф һәм сәламәтлек саклау системалары, мәдәни һәм спорт потенциалы,торак һәм юллар төзелеше, төзекләндерелгән микрорайоннар, авыл хуҗалыгы – нефтьчеләрнең ярдәме, зур өлеше булган эшләрне, өлкәләрне тагын да дәвам итәргә була.
Бәйрәмдә космонавтлар – Россия герое Салиҗан Шәрипов һәм МКС-30 экипажы командиры Антон Шкаплеровның Шәфәгать Тәхаветдиновка космоста 165 тәүлек булып кайткан “Татнефть” ААҖ әләмен тапшырулары күңелле мизгел һәм бәйрәм бүләге булды.
Әледән-әле сибәләп алган яңгыр, көн салкынлыгы бәйрәм рухын төшерә алмады. Хәния Фәрхи, “Казан егетләре”, Александр Серов чыгышлары котлауларның дәвамы булып ирешелде.
Быел да һәрбер идарә дә үзенең сәхнәсен, почмагын ясаган иде. Аларда да сәүдә гөрләде, үзләренең үзешчәннәренең җыр-биюе агылды. Ипподромдагы ат спорты ярышларын күзәтергә, җан атарга килүчеләр дә күп иде.
Мәйданнан бәйрәм Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге паркка күчте. Кичен эстафетаны Нефтьчеләр мәйданы кабул итеп алды. ТР эстрада йолдызлары һәм популяр башкаручы Нюша концерты яшьләргә генә түгел, башка буын кешеләренә дә чын мәгънәсендә бүләк булды. Бәйрәм фейерверк белән тәмамланды.
Ирина Апачаева
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз