Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Тәүге кыңгырау чыңлады
2012 елның 1 сентябре, шимбә
1 сентябрьдә Әлмәт районының 70 мәктәбендә белем алучы 21 мең бала өчен кыңгырау чыңлады. Шуларның 2117 се тантаналы кыңгырау чыңын беренче тапкыр ишетте.
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә...” Һәркемгә мәгълүм әлеге юллар бәйрәм көнендә күпләрнең телендә булгандыр. Көн болытлы булуга карамастан иртәдән үк калага бәйрәм рухы таралды: ак бантиклар, чәчәк бәйләмнәре, елмаюлы йөзләр... Укучылар әти-әниләре, әби-бабайлары белән тантаналы линейкага ашыкты. Бу көн бигрәктә беренче сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч. Беренче мәктәп, беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче хәрефләр, беренче бишлеләр...
Каланың 1 нче мәктәбенә укучыларны Белем көне белән тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов килде. Ул котлавында 1918 елда оешкан бай тарихлы бу мәгариф йортында традицияләрнең саклануын, татар телендә тирәтен белем бирүче мәктәпнең бүген дә әйдәп баручылар сафында икәнлеген, мәктәпне мәртәбәле шәхесләр тәмамлавын ассызыклады. Уку-укыту процессын югары дәрәҗәдә оештырган педагоглар коллективына һәм һәрдаим ярдәменнән ташламаган “ТАТЕХ” җәмгыятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, укучыларны дәресләрдән соң сыйныфтан тыш чараларга җәлеп итү өстенлекле юнәлеш булырга тиеш. Август киңәшмәсендә бу хакта Татарстан Президенты белдерде.
Бу уку елында 1 нче мәктәптә 695 бала белем алачак. Шуларның 74 е беренче тапкыр парта артына утырды. Алар мавыктыргыч, кызыклы мәктәп тормышына аяк басты. Уку елы юбилейларга бай булачак: шәһәрнең 60, Татарстанда кара алтын эшкәртелә башлауның 70 еллыклары билгеләп үтеләчәк. Моннан тыш, Россиядә Экология, Татарстанда Ана теле елы игълан ителү, Казанда Универсиада кебек күренекле вакыйгалар белән дә истә калачак.
1 нче мәктәптәге тантаналы линейкада шулай ук Россия Федерациясе һәм Кыргыз Республикасы каһарманы Салижан Шәрипов, космонавт-сынаучы, хәрби-һава көчләре полковнигы Антон Шкаплеров, ТР экология министры урынбасары Рөстәм Камалов та кунак булды.
×××
Шәһәребезнең 20 нче мәктәбендә белем алучыларны бу көнне әлеге уку йортының чыгарылыш укучысы, башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Ганиев тәбрик итте. Быел 83 бала тәүге тапкыр әлеге мәктәп ишекләрен ачып керде, шулай ук бирегә 5 яшь укытучы эшкә килде. Шәһәр мәктәпләре арасында (статуслылардан кала) әлеге белем йорты күрсәткечләр буенча беренче урынны алып тора. Мәктәп директоры Светлана Галанина билгеләгәнчә, сыйфатлы белем бирү өчен мөмкинлекләр дә бар, педагогик коллектив та 100 % ка комплектланган, казанышлар да байтак. Яңа уку елында аларны тагы да арттырырга язсын.
Ләйләгөл МИНАЕВА
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
М.Фарукшин фотосы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз