Тынычланырга иртәрәк әле

2012 елның 31 августы, җомга
Коррупциягә каршы эш алып бару буенча Әлмәт муниципаль районы башлыгы каршында оештырылган комиссиянең 31 августта үткән чираттагы утырышы тикшерүенә өч мәсьәлә куелды. Утырышка калабыздагы уку йортлары җитәкчеләре дә чакырылган иде.

 РФ Эчке эшләр идарәсенең Әлмәт районы буенча бүлеге юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә коррупция юнәлешендәге хокук бозуларны кисәтү буенча алып барылган эш һәм күрелгән чаралар турындагы доклад белән ЮХИДИ начальнигы Валерий Гыйздәтуллин чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, бүлектә бу уңайдан максатчан эш алып барылуын билгеләп үтте. “Хезмәткәрләр саны җитмәсә дә, эшкә кабул ителә торган кандидатлар физик яктан да, психология параметрлары буенча да катгый сайлау уза”, – диде ул. Һәр хезмәткәр белән норматив-хокукый документларны өйрәнү буенча әңгәмәләр, фикер алышулар, дәресләр рәвешендә шәхси эш үткәрелә, матди торышы үзгәрү-үзгәрмәүне ачыклау максатыннан җитәкче составының һәм башкаларның да торак-көнкүреш шартлары тикшерелә. 2006 елдан башлап һәр квартал саен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемалары буенча җәмәгатьчелекнең фикерен өйрәнү өчен шәһәрдә мониторинг уздырыла башланган. Аның нәтиҗәләре буенча ЮХИДИ эшен камилләштерсен өчен карарлар кабул ителә. Валерий Мизхәтович юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны автомат рәвештә теркәүче аппаратлардан файдалануның да уңай нәтиҗә бирүен әйтте. ЮХИДИ бинасында һәм патруль автомашиналарда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының бердәм ышаныч телефоны (291-20-02) урнаштырылган. Монда коррупция билгеләре белән очрашкан һәркем шалтырата ала. В.Гыйздәтуллин хезмәткәрләр тарафыннан коррупциягә юл куелмавын ассызыклады. Аның чыгышына аңлатма биреп, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге начальнигы Дамир Гарипов ышаныч телефоны аша төрле эчтәлектәге шикаятьләр кабул ителүен, әмма араларында акча яки башка нәрсә сорау турындагылары булмавын җиткерде. “Мин мондый фактлар юктыр дип әйтә алмыйм, ләкин мөрәҗәгатьләр булмады. Без шәхси состав белән эшлибез. Алар безнең шәһәрнең, безнең бүлекнең йөзе. Җитешсезлекләр безне бизәми”, – диде ул. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкилнең Әлмәт муниципаль районындагы урынбасары Фәрхәт Сафин да Д.Гарипов кебек үк тынычланырга иртәрәк әле дигән фикердә булуын әйтте һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә, шоферларның да үз-үзләрен тоту культурасы өстендә эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.

 Хокук тәртибен саклаучыларга залдан ЮХИДИ хезмәткәрләре авыл җирлекләрендәге юллардагы хәрәкәткә дә күзәтчелек итсен иде, алкоголь кулланып рульгә утыручылар, кагыйдәләрне бозучылар күп дигән сорау-үтенечләр яңгырады.

 Район башлыгы киңәшчесе Флюс Гарипов муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм җирле үзидарә органнарында мәнфәгатьләр конфликтын көйләү буенча комиссиянең агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарган эше белән таныштырды. Авыл, шәһәр җирлекләрендә һәм район башкарма комитетында коррупция һәм башка хокук бозулар профилактикасы буенча җаваплы затлар билгеләнгән. Узган елдан башлап комиссиянең 15 утырышы оештырылган. Аларда муниципаль хезмәт турындагы закон бозылуның һәм коррупция белән бәйле ачыкланган һәрбер очрак тикшерелгән. Комиссия муниципаль вазифада булган һәм аннан азат ителгән хезмәткәрләрнең коммерция һәм коммерция тибында булмаган оешмаларда урындагы зат булып билгеләнүенә хокукларын килештерү буенча 33 белдерүен караган. Тикшерелгән очракларда мәнфәгатьләр конфликтына китерә торган билгеләр табылмаган. Флюс Фаилевич муниципаль хезмәткә кешеләрнең конкурс нигезендә алынуын хәбәр итте. Кадрлар мәсьәләсе буенча карарлар кабул иткәндә үтә күренмәлелек системасы белән тәэмин итү максатыннан конкурс уздырылу турындагы белдерү массакүләм мәгълүмат чараларында 30 көн алда басыла һәм яңа билгеләүләр дә биреп барыла. Ел саен Әлмәт муниципаль районы җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, идарә, бүлек начальниклары вазифасына резерв формалаштырыла. Муниципаль хезмәткәрләрнең уку йортларына запрослар җибәрелеп, дипломнарының дөреслеге дә тикшерелә. Район башлыгы Мәҗит Салихов дипломнарның туры килмәгән очракларның да ачыклануын, андый хезмәткәрләргә эштән китәргә туры килүен искәртте.

 Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә – Әлмәт муниципаль районы башлыгы каршындагы комиссиянең 2011 елның 15 апрелендәге “Гомумбелем бирү учреждениеләренең бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү һәм файдалануда закон таләпләрен саклау буенча эш торышы һәм чаралар турында”гы коррупциягә каршы карары үтәлеше буенча мәгариф идарәсе начальнигы Наҗия Хәйдәрованың чыгышы тыңланды. Ул мәгариф өлкәсендә коррупция проблемасының актуаль булып кала бирүен бәян итте. Алда әйтеп узылган карарны тормышка ашыру максатыннан идарә начальнигының да приказлары чыгарылган. Мәктәпләрнең мәгълүмат стендларында, сайтларында түләүле хезмәтләр күрсәтү, максатчан взнослар кертү, законсыз гамәлләр уңаеннан мөрәҗәгать итү тәртибе турында белешмәләр урнаштырылган. Узган уку елында мәгариф идарәсе тарафыннан 161 мөрәҗәгать каралган. 2010-2011 уку елында аларның саны 119 булган. Чыгыштан аңлашылганча, мәгариф учреждениеләре РФ законы тәртибендә түләүле хезмәтләр күрсәтү, шулай ук ирекле бүләкләр һәм физик-юридик затларның максатчан взнослары хисабына өстәмә финанс чараларын җәлеп итәргә хокуклы. Мисал өчен, агымдагы елның алты аенда түләүле хезмәтләр күрсәтүдән 2440362 сумлык керем алынган. Хәйрия һәм максатчан керемнәр 1030482 сумлык тәшкил иткән. Кергән барлык акчалар расланган керемнәр һәм чыгымнар нигезендә тотыла. Наҗия Мисбаховна бюджет һәм бюджеттан тыш кергән акчаларның ничек тотылуын күзәтү советы тикшереп торуын да җиткерде. Әлеге советка башкарма комитет вәкилләре, баш предприятиеләр җитәкчеләре, ата-аналар җәмәгатьчелеге кертелгән. Әти-әниләр җыелышларында да коррупция турындагы темалар күтәрелә. Бу сорауга багышлап үткәрелгән 133 җыелышта прокуратура һәм хокук тәртибен саклау органнары хезмәткәрләре дә катнашкан. “Зур эш алып баруга да карамастан, узган уку елы башында әти-әниләр арасында үткәрелгән мәктәпкә финанс ярдәме күрсәтү хакындагы социологик сораштыру тынычланырга иртәрәк икәнне күрсәтә”, – диде мәгариф идарәсе начальнигы. Мәктәпләрдә һәм сыйныфларда акча җыю практикасы бармы дигән сорауга сораштыруда катнашканнарның 24,5 проценты “әйе” дип җавап биргән. Әти-әниләр соңгы айда сыйныфны ремонтлауга (30,5%), дәреслекләр алуга (18 %), туклануга (47,5 %), мәктәпне саклауга (50 %) акча бирүләрен әйткән.

 Район башлыгы Мәҗит Салихов мәгариф идарәсенә закон кысаларында эшләүне дәвам итәргә әйтте. Тикшерүгә куелган һәр мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде.

Ирина Апачаева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International