Әлмәт мәктәпләрен яңа уку елына әзерлиләр

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Белем бирү учреждениеләрен  яңа уку елына әзерләү максатында 22 июльдән үз эшен Әлмәт муниципаль районы мәгариф учреждениеләрен кабул итү буенча ведомствоара комиссиясе башлап җибәрде. Аның составына мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, дәүләт янгынга каршы күзәтчелек идарәсе һәм Росгвардия хезмәткәрләре керде.

Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тикшерү уздырдылар.

Кабул итү барышында хезмәткәрләр белән янгынга каршы инструктаж үткәрелүнең сыйфатына, аларның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен белүенә һәм янгын чыккан очракта нинди гамәлләр кылуына аерым игътибар бирелә. Шулай ук электр җиһазларының, эвакуация юлларының һәм беренчел янгын сүндерү чараларының торышы, тышкы һәм эчке янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының булуы һәм аларның төзек яки төзек булмавы тикшерелә. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган хилафлыклар  уку процессы башланганчы бетерелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International