Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Бәйрәм белән, Татарстан!
2012 елның 30 августы, пәнҗешәмбе
1990 елның 30 август көне республика тарихына үсешкә этәргеч биргән әһәмиятле вакыйга булып кереп калды. Мөстәкыйльлек турындагы декларация кабул ителүгә 20 елдан артык вакыт узуга анда билгеләнгән шартлар да, вәзгыять тә үзгәрде. Шулай да республика, шул исәптән нефтьчеләр төбәге дә яңа икътисади шартларны нәтиҗәле файдалануга иреште.
Үзен илдә генә түгел, аннан читтә дә таныттыра алды. Үзенең котлау чыгышында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе дә шуны ассызыклады. Марат Гыйрфанов мәдәният һәм ял паркына Республика көне уңаеннан оештырылган “Без тарихта эзлебез” дип аталган халык иҗаты фестивале җиңүчеләрен котларга килгән иде. “22 ел эчендә Татарстан катлаулы юл узды. Әмма республика үз йөзен тапты. Бүген ул социаль-икътисади үсеш буенча Мәскәү, Петербург белән ярыша. Бу безнең өчен горурлык”,- дип билгеләп үтте ул. Татарстанда барлык федераль программалар гамәлгә ашырыла. Иң алдынгы проектлар республикада сынау уза. Әлмәт исә боларның нәкъ үзәгендә тора. Җирлектә юллар, ишегаллары төзекләндерелә, балалар бакчалары, мәктәпләр яңартыла. Торак төзелеше темплары арта. Бу күпмилләтле төбәктәге бердәмлек, теләктәшлек нәтиҗәсе. Нефтьчеләр исеменнән котлау белән мөрәҗәгать иткән компаниянең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин: “Бүген һәр милләт вәкиле үз телендә сөйләшә, ана телендә җырлый, милли көйгә бии”, – дип билгеләп үтте. Бәйрәм чарасына старт биргән халык иҗаты фестивале гала-концерты шуның бер дәлиле түгелме?!
Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирасы елы игълан ителү уңаеннан март-апрель айларында үзешчәннәр халык иҗаты фестивален гөрләтте. Республика көнендә җиңүче авыл мәдәният йортларын һәм халык ансамбльләрен игълан иттеләр. Фестивальнең Гран-при иясе булып Акташ мәдәният йорты танылды.
Бу көнне парк сәхнәсендәге төрлелеккә күзләр камашты: татар, рус, чуваш, мордва, һинд халыкларының милли киемнәре матурлыгы һәм зәвыгына, аһәңнәренең төрлелегенә хәйран калырлык. Иртәдән болытлап, еламсырап торган һава торышы да халык җәүһәрләре җырлый башлагач җайланды. Бер ара кабат көйсезләнде. Ләкин талантларга әсәреп утырган халык күкне кабат болыт каплаганын да, яңгыр сибәләгәнен дә сизмәде булса кирәк.
Республика көне уңаеннан чаралар паркта “Йөрәккә якын туган як” күңел ачу программасы, яшүсмерләр клубларындагы җәйге лагерьларга йөрүчеләр арасында “Кояшлы җәй” иҗат бәйгесе белән дәвам итте. Көн кичкә авышты. Шул вакыт күкне каплаган болыт өстенә аллы-гөлле утлар сибелде.
Ләйләгөл МИНАЕВА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз