Казанда татарча көрәшнең иң көчле егетләрен ачыкладылар. "Ак барс" көрәш сараенда "Батырлар бәйгесе"нең финал өлеше узды. Дүрт батыр узган елгы титулларын саклап кала алды.
Билгеле булганча, бәйгенең сайлап алу ярышы ике атна элек узды. Анысында биш зур турнир – Татарстан һәм Россия чемпионатлары, Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына, Муса Җәлил һәм Данил Галиев истәлегенә уздырылучы бәйгеләрдә, район һәм шәһәр Сабантуйларында уңышка ирешкән егетләр чыгыш ясады. Сайлап алу ярышында батырлар буш трибуналар каршысында чыгыш ясаса, бу юлы "Ак барс" көрәш сарае шыгрым тулды. Тамашачыларның кәефен эстрада җырчылары да күтәрде. Шулай да төп игътибар көрәш мәйданында булды. 60 килолы егетләр арасында Әлмәт егете Рүзил Ганиевка Түбән Кама вәкиле Элвир Әхәтовны отарга тәҗрибәсе ярдәм итте. Әлмәт батыры Руслан Нургалиев та биш яшькә кечерәк якташы Рамил Синәкәевтан өстен чыкты. Калган үлчәү авырлыкларында исә Илдар Гыйниятуллин (Теләче – 70 кило), Илнар Галиев (Казан, Вахитов районы – 75 кило), Ринат Хәйретдинов (Балтач – 80), Айвар Билалов (Әлмәт – 85), Раил Нургалиев (Теләче – 90), Лениз Абдуллин (Казан, Вахитов районы – 100), Радик Фәйзуллин (Биектау – 130) һәм Сергей Павлик (Лаеш, авыр үлчәү) җиңү яуладылар. Сүз уңаеннан, Руслан Нургалиев, Илдар Гыйниятуллин, Ринат Хәйретдинов һәм Айвар Билаловлар узган елгы бәйгедә дә батыр калып, 50 мең сумлык премиягә ия булган иде. Аларның көндәшләре исә 30 мең сумлык бүләк алды.