20 июльдә Әлмәт муниципаль районы комбайннары парады узды. Максат - ашлык җыю комбайннары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм хуҗалыкларның ындыр табагы җайланмаларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук туфракны төп эшкәртү агрегатларын әзерләүне тәэмин итү.
Районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданы 40 мең гектардан артык. Маржиналь культуралар 8900 гектар тәшкил итә, силоска 2 мең, бөртеккә 200 гектар кукуруз чәчелгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев әйтүенчә, 98 комбайнның барысы да техник күзәтү узып, алгы сызыкка куелган, комбайнчылар белән тәэмин ителгән. Ындыр табаклары, склад биналары да ашлыкны кабул итәргә әзер. Бер үк вакытта туфрак эшкәртү, салам җыю өчен техника да карап, тәртипкә китерелгән.
Акташ икмәк кабул итү пункты директоры Фәндәс Юнысов та безгә барысы да әзер булуын әйтте. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән комиссия уңай бәя биргән. Икмәк кабул итүчеләр тәүлек буе эшләячәк. Быел ашлык саклагыч арттырылган, хәзер ул 60-65 мең тонна сыйдырышлы.
Уҗым культуралары сынатса да, быел хуҗалыклар күбрәк уңыш көтә. Узган елгыдан 20-25 процентка артыграк булыр дип өметләнә алар. Әлбәттә, яңгырлар килеп эшне бозмаса. Кайбер хуҗалыклар эшкә керешкән дисәң дә була. Мәсәлән, Яңа Михайловкада 80 гектар уҗым арышы урылган. Суктыру өчен башакларның җитешүен көтәләр. Элеккеге еллардагы кебек механикалаштырылган отрядлар эшләячәк. 7 комбайн хуҗалыкларга төзелгән план буенча чыгачак.
Парадка Токарликов исемендәге, «Кичүчат», «Чишмә» хуҗалыклары, «Ресурслар белән идарә итү» предприятиесе комбайннары куелган иде. Барысы да яңа, кабиналарында бөтен шартлар бар.
- Техниканы әзерләү темплары шатландыра. Ләкин әле комбайннар җитмәгән, техникасы иске булган хуҗалыклар да бар. Уңыш язмышы - сезнең кулларда. Эшкә җитди керешергә кирәк булачак. Алда игеннәрне аз югалтулар белән җыеп алу бурычы тора. Механизаторларны бүләкләү дәвам итәчәк. Сыйфатлы эшләүчеләрне кызыксындыруның башка формаларын да уйларбыз, – диде Тимур Нагуманов.
Хуҗалык җитәкчеләренә сыйфатка контрольлек итү өчен комиссия төзергә тәкъдим ителде. Шулай ук комбайннар эшләгән җирдә ремонт бригадалары куярга, янгынга каршы чаралар булдырырга, саламны шунда ук җыеп барырга әйтелде. Чара барышында парадта катнашкан комбайннар иген суктырып, герметиклыкның ничек булуын күрсәтте. Шушы ук көнне Тимур Нагуманов «Союз-Агро»ның Кузайкино бүлеге базасында да булды.
Муратбек Шороф, Токарликов исемендәге хуҗалык комбайнчысы:
- Мин хуҗалыкта 20 ел инде механизатор, шофер булып эшлим. Язын чәчәбез, аннан иген өлгергәч, комбайнга утырып, уңыш җыябыз. Барысына да үзеңнең хезмәт кергәч, игеннәрнең һәр башагы, бөртеге кадерле. Ел саен урып-җыю барышында кызыксындыру премиясе белән бүләкләнәм. Быел да сынатмам, югары күрсәткечләргә ирешеп эшләрмен дип уйлыйм. Эш шартлары яхшы, комбайн яңа, тырышлыкны бәялиләр, эшләргә дә эшләргә.