Бүген Әлмәттә үзәк шәһәр стадионында конкур һәм выездка буенча «Татнефть» ГАҖнең Җәйге кубогы» ат спорты ярышлары, Maxima Park кубогы этабы, Гефест кубогы этабы старт алды. Ярышлар ат спортын популярлаштыру һәм пропагандалау, иң көчле спортчыларны һәм атларны ачыклау, спорт осталыгын арттыру, массакүләм ат спортын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән «Татнефть» компаниясе тарафыннан тормышка ашырылар торган «2016-2020 елларга Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында ат спортын һәм ат үрчетүчелекне үстерү» программасы кысаларында уздырыла. Бу алга таба Maxima Park кубогы һәм Гефест кубогы финалының бөтенроссия ярышларында катнашу өчен сайлап алу ярышлары итеп санала.