Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 57,8%ка башкарылган. Барлыгы әлеге программа буенча 42муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау каралган. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, "Демография" илкүләм проекты кысаларында 2018-2019 елларда 6010 урынлык (шул исәптән 3090 ясли урыны) 29 балалар бакчасы төзелеше планлаштырылган. 19 июль көненә эшләр 3 объектта эшләр төгәлләнгән. 26 объектта төзелеш эшләре дәвам итә. Татарстан мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында 29 гомуми белем мәктәбе, 9 мәктәп-интернатны 1әм 112 мәктәпкәччә белем бирү оешмасын ремонтлау планлаштырылган. Бүгенге көнгә эшләр 26 гомуми белем мәктәбендә алып барыла. Өч объектта эшләр тәмамланган. Шулай ук 9 мәктәп-интернатта эшләр дәвам ителә. 112 балалар бакчасыныэ 107сендә ремонт дәвам итә. Биш объектта эшләр тәмамланган.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мәгариф объектларын ремонтлауны яңа уку елы башланганчы төгәлләргә кирәк. Шул ук вакытта ул эшләрне тизләтү ремонт эшләре сыйфатына тәэсир итмәскә тиешлеген ассызыклады.
Алексей Фролов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 3 балалар савыктыру лагеренда, 6 яшүсмерләр клубларында, 2 яшьләр үзәге бинасында, 6 мәдәни объектта, 15 башкарма комитеты бинасында, 2 социаль хезмәт күрсәтү объектында, 1 муниципаль архивта ремонт тәмамланган. 21 авыл клубын төзү, 7 халыкка комлпекслы хезмәт күрсәтүче блок-модульле пункт, 9 башкарма комитет бинасы, 40 универсаль спорт мәйданчыгын, 8 блок-модульле чаңгы базасын төзү дәвам ителә.
ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2019 елның беренче яртысында терлекчелек продукциясен җитештерү нәтиҗәләре һәм икътисадый күрсәткечләр турында хәбәр итте.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бу елның алты аенда республикада авыл хуҗалыгы продукциясе тулаем 93 млрд сумга җитештерелде. Узган елның шул ук чорына караганда үсеш - 21 %.
Акчалата керем беренче яртыеллыкта 13 процентка артты һәм 45 млрд. сум тәшкил итте. Терлекчелек продукциясе авыл хуҗалыгы формаларына 35 млрд. сум китерде: 14 млрд - сөт, 19 млрд. - ит һәм кош ите, 2,4 млрд - йомырка.
"Терлекчелектә акчалата керем күләме арту темплары районнарда системалы эш нәтиҗәсендә ирешелде. Тукай районы 8,4 млрд сумга продукция сатты, Лаеш районы - 2,3 млрд, Зеленодольск та 2,3 млрд сумга продукция сатты. Питрәч, Кукмара районнарында 1,5 млрд сум тирәсе. Саба, Буа, Балтач районнарында керем - 1,3 млрд сум. Шулай ук Әтнә, Актаныш, Арча районнарында үсеш темплары зур, дип хәбәр итте министр.
Производствоның натураль күләме хуҗалыкларның бөтен категорияләре буенча түбәндәге: 931 мең тонна сөт җитештерелгән, 264 мең тонна терлек һәм кош ите.
Актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды.