Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
"Әлмәтнефть"кә – 60!
2012 елның 27 августы, дүшәмбе
27 августта “Татнефть” ААҖнең алдынгы бүлекчәсенең берсе исәпләнгән “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсе тантаналы шартларда предприятиенең 60 еллыгын билгеләп үтте. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов һәм башкалар катнашты.
“Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсенең данлы тарихка ия коллективы бу көнне бик күп котлаулар кабул итте. Иң беренче булып “Әлмәтнефть”леләрне Татарстан Президенты тәбрик итте. “Әлмәтнефть” идарәсе Татарстанда 3 миллиард тонна табылуга үзеннән зур өлеш кертте, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу чор эчендә коллектив 600 миллион тоннадан артык нефть чыгарды. Сезнең белән Әлмәт тә үсте һәм нефтьчеләр башкаласына әйләнде. Сез нефть чыгаруны заманча технологияләр кулланып, нәтиҗәләргә ирешеп башкаручы, данлы тарихлы, күркәм традицияле коллектив. Кыска срокларда, 1958 елда ук идарә нефть чыгару дәрәҗәсе буенча илдә беренче урынга чыкты. 1959 елда Татарстан нефтьчеләре арасында беренче булып мастер Вәли Корбанов Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды”. Котлау чыгышында республика башлыгы әнә шулай идарә тарихының елъязмасына алтын хәрефләр белән уелып калган вакыйгаларны билгеләп үтте. 1971 елда “Әлмәтнефть” илнең иң югары бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнә. “Сез илнең нефть-газ чыгару идарәләре арасында шушындый зур бүләк белән билгеләп үтелгән бердәнбер коллектив булып каласыз”, – диде Рөстәм Нургалиевич. Чыгышта “Әлмәтнефть”нең рационализатор эше буенча да әйдәп баручылардан булуы, аның инновацион идарәләрдән саналуы, бүген компаниядә җитәкчелек вазифасында идарәнең хезмәт мәктәбен узучыларның күплеге дә ассызыкланды, яңа буынның бүген республиканың кара алтын табучылар елъязмасына үз казанышларын язуы һәм башкалар ассызыкланды. Рөстәм Миңнеханов “Әлмәтнефть” коллективын ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ул шулай ук фидакарьләргә II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” медален тапшырды. “РФнең нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре” исемен алучылар, “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены, “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә һәм башка бүләкләргә ия булучылар да Президент кулыннан бүләкләр алды.
“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов идарәнең бүген дә илнең нефть тармагында иң яхшысы булып саналуын, Татарстанда табылган нефтьнең биштән бер өлешенең “Әлмәтнефть”кә туры килүен җиткерде. “Әлмәтнефть” төрле сынаулар полигоны булды. Юкка гына идарәгә федераль билгеләнештәге объектларны ышанып тапшырмыйлар”, – диде баш нефтьче идарәнең уңышларын билгеләп үтеп. 60 еллык тарихка ия идарә төбәкне үстерү буенча да компаниянең стратегиясен уңышлы тормышка ашыра. Һәркемнең яраткан урынына әйләнгән шәһәр паркы, шарлавыклы буалар һәм башка бик күпләр “Әлмәтнефть”леләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Идарәнең төп байлыгы – кешеләр. Бүген биредә 523 хезмәт династиясе эшли. Аларның гомуми эш стажы 50 мең ел тәшкил итә. Шәфәгать Фәхразович котлауларын җиткереп, “Юность” ял һәм сәламәтләндерү лагерена һәм спорткомплекска җиһазлар алу өчен 10 миллион сумга сертификат тапшырды.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов “Әлмәтнефть” идарәсенең шәһәр үсешенә зур өлеш кертүен әйтеп, аларга зур рәхмәтен белдерде. Ул да бүләкләр белән килгән. Район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары тапшырылды.
Идарә начальнигы Миргазиян Таҗиев зур бәя биргәннәре өчен, бүләкләр өчен зур рәхмәтен җиткерде.
Чыгышлар республиканың танылган артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. “Әлмәтнефть”леләргә бу көнне Резеда Галимова, Илсаф, Зәйнәп Фәрхетдинова, Түбән Каманың “Нардуган” бию ансамбле иң матур җырларын бүләк итте.
Ирина Апачаева
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз