Бүген Әлмәттә Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегендә оператив киңәшмә үтте. 2019 елның беренче яртыеллыгы дәвамында Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә бурычларны билгеләү көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып торды. Әңгәмә бүлекнең җитәкчелеге һәм шәхси составы барында узды.
- Киңәмәне ачып җибәреп, хисап периоды дәвамында безнең карамактагы территориядә оператив хәлдщ кыенлыклар килеп чыкмаганын билгеләп үтәсем килә. Алты айның нәтиҗәләре буенча теркәлгән җинаятьләрнең саны 11,2%ка арту күзәтелә, бу исә милек җинаятьләре, беренче чиратта, урлаулар, саны арту нәтиҗәсендә килеп чыкты, шулай ук авыр җинаятләр саны 48%ка артты.