Җәйнең иң кызган чагы - иң озын мәктәп каникуллары чоры, балалар өчен кайгысыз чак һәм шул ук вакытта иң куркыныч чор. Велосипедларда, роликлы тимераякларда, сигвейларда йөрү балаларга күп кенә рәхәтлек китерә. Шундый йөреп кайтулар өчен Әлмәттә барлык урамда куркынычсыз йөрү шартлары булдырылган. Ләкин сез кем булуга карамастан, җәяүлеме, велосипедчымы, пассажирмы яисә машина йөртүчеме - юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк.
Бүген «Татнефть» ГАҖ Ачылган объектлар белән идарәсенең «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагерендә юл хәрәкәте кашыйдәләре буенча «Куркынычсыз балачак юлы» бәйгесе узды. Бәйгенең программасы белән балалар, ял итеп, инглиз телен генә түгел, ә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнгән профиль сменасы тәмамланды.
Бәйрәмнең тантаналы өлешенең ахырында 6 бәйгедә катнашучы төркем күмәкләшеп исемнәрен һәм девизларын инглиз телендә тәкъдим иттеләр, маршрут кәгазьләрен алдылар һәм «яшел утка таба» түбәндәге: «Авто-шәһәр», «Фигуралы йөртү», «Юл хәрәкәте кагйдәләре белгечләре», «Медицина», «Веломобильләрдә узышлар», «Куркынычсыз маршрут», «Рәсемне җый» этапларын үтәргә дип юл тоттылар.