Эшлекле дүшәмбедә бүген Мөхәммәтшина Гөлназ Рафаэлевнаның - ТРдагы Россия Федераль суд приставлары хезмәте идарәсенең суд приставлары бүлеге начальнигының доклады тыңланды. Гөлназ Мөхәммәтшина узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бүлектә үтәлүгә документларны кабул итү темпы арту турында хәбәр итте. Чишү өчен 38 мең 200 эш ачылган.