Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә.
Бүген планлы рәвештә 7.30 дән 20.00 гә чаклы Төзүчеләр проспекты һәм Гафиятуллин урамы киселешендә, Совет урамы буенча РДК каршында светофор сүндерелә.
13.00 дән 17.00 гә чаклы Шевченко урамы һәм Төзүчеләр проспекты киселешендә светофор сүндерелә.