Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Каләм һәм микрофон ныклы кулларда
2012 елның 25 августы, шимбә
Әлмәт журналистлары шимбә көнне каләм һәм блокнотларын, микрофоннарын спорт киеменә алыштырды. Район тарихында беренче тапкыр Татарстан журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге Сабантуй оештырды.
Гадәттә мондый чаралар турында хәбәр таратучылар бу юлы үзләре игътибар үзәгендә калды. Аларны каланың үзәк спорт мәйданнарының берсе - спорткомплекс кабул итте. Журналистлар берлеге рәисе Наилә Әль-Әйюби белдергәнчә, бу чара “Әлмәтнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең 60 еллыгы уңаеннан оештырылган пресс-тур программасына кертелгән. Шуңа күрә чыгымнарны да нефтьчеләр үз өстенә алган.
Әлмәт журналистлар берлеге 1967 елда оеша һәм бүгенге көндә республикада иң күпсанлылардан санала (72 әгъза). Сабантуйда исә журналистлар гына түгел, техник хезмәткәрләр дә катнашты. Көн яңалыклары артыннан төрлесе-төрле якка чапкан каләм ияләре шимбә көн бер сафка тезелде.
Стартка әзер!
Өстәл теннисы, бильярд, пневматик мылтыктан ату, йөзү кебек спортның 10 га якын төрендә беренчелек өчен үзара көч сынаштык. Иң беренче булып мылтыктан “төз атучылар” иң яхшыны ачыкларга юл алды. Икенче залда бильярд буенча турнир кызды. Дартс, пенальти, элмәккә боҗра кигертү (иң озакка сузылган ярыш булды ул), “чүлмәккә” туп салу кебек төзлек таләп иткән уеннарда да эштә төгәллек принцибын саклаган журналистлар сынатмаска тырышты. Сынау күнекмәләре вакытында уңышлы барган уен турнирда бераз көйсезләнде. Дулкынлану галәмәте булды ул (олимпиадада медальгә атап килгәннәрнең буш кул белән кайту сәбәбе дә шулдыр, мөгаен). Кеглиларны бәрдереп егарга атылган тупның читкә тәгәрәү сәбәбе буенча да фикер уртак булды – “идән авыш”. Уен шулкадәр кызып китте, һәр төрдә җиңгәнче катнашу хәтта кагыйдәгә әйләнде. Бер генә журналист-спортчы да бу көнне бүләксез калмагандыр. “Әлмәт таңнары” газетасы хезмәткәрләре исәбенә, мисал өчен, бар төр комплект “призлар” язылды: ручка, блокноттан башлап кытай кабымлыгы өчен савыт-сабага һәм башкаларга кадәр оттык.
Афәрин, коллегалар! Каләм һәм микрофон ныклы кулларда.
Ләйләгөл МИНАЕВА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз