Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Мәгариф үсеше укытучы кулында
2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе
Мәгариф тармагының уңышлы үсеше өчен шартлар тудыру мәсьәләләренә багышланган август киңәшмәсендә дә укучыга иҗади һәм тәнкыйтди фикер йөртүче укытучы гына төпле гыйлем бирә ала дип ассызыкланды.
Идарә начальнигы Наҗия Хәйдәрова чыгышыннан аңлашылганча, Әлмәтнең республика алдында йөзе кызармаслык уңышлары бар: “Алгарыш” проекты, “Иң яхшы укытучы”, “Укытучы-тикшерүче” кебек һәм башка грантларда җиңүләре дә, укучыларның төбәк, республика, Россия күләмендә оештырылган фәнни форумнарда уңышлы катнашуы да, сәләтле балалар белән эшчәнлек тә үрнәк булырлык. Мәгариф инфраструктурасы үсеше буенча да (быел гына да Әлмәт районы мәктәпләрен капиталь төзекләндерүгә республика, төбәк казнасыннан һәм “Татнефть” ААҖ нән 46 млн сумнан артыграк акча бирелгән!) республикада әйдәп баручы саналган әлмәтлеләрнең ирешкән уңышлары тармак проблемаларына күләгә ясый алмый.
Наҗия Хәйдәрова билгеләп үткәнчә, соңгы 2 ел эчендә Әлмәт районында 208 укытучы эштән киткән. Шуларның 32 се генә эшен лаеклы ялга чыгу сәбәпле туктаткан. 165 мөгәллим эшчәнлек өлкәсен алыштырган. Педагогия уку йортларын тәмамлаучылар гомумбелем бирү учреждениеләренең кадрларга ихтыяҗын каплап бара алыр идее – эшкә кайткан белгечләргә урында төпләнеп калу мөмкинлеге булса. Торак проблемасы һәрвакыттагыча кадрлар кытлыгына төп сәбәп булып тора. Бүгенге көндә Әлмәт мәктәпләрендә математика, физика, химия, биология кебек фундаменталь фәннәрдән укытучылар җитешми. Укуын бетереп эшкә кайткан, ләкин теркәлү урыны башка төбәктә булган укытучылар биредә социаль ипотека программасына да эләгә алмый. Нинди генә заманча укыту чаралары үзләштерелеп, уңайлы шартлар тудырылмасын, кадрлар проблемасы хәл ителми торып, уңай үзгәрешләргә өметләнү буш хыял. Шуны искәртеп мәгариф идарәсе җитәкчесе Наҗия Хәйдәрова район башлыгына яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүне җайга салуны сорап мөрәҗәгать итте.
Проблемалар турында сүз барганда районның баш мөгәллиме авылларда укучылар саны кимүен дә ассызыклады. Каршылыклы хәл: 1 нче сыйныфка баручылар саны артуга карамастан укучыларның гомуми саны кими. Шул сәбәпле аз комплектлы мәктәпләрдә сыйныфларны берләштерергә мәҗбүрләр. Ә бу үз чиратында белем бирү сыйфатына тискәре йогынты ясый. Димәк, авылда мәктәп ябылуга сәбәп була. Яңа уку елыннан гомум белем бирү учреждениеләренең структурасы да үзгәрә: башлангыч белем бирү 12 мәктәпнең филиалларында гамәлгә ашырылачак.
Шәһәр мәктәпләрендә дә кыенлыклар чыгарга тора. Балалар саны күп булу нәтиҗәсендә укыту 2 сменада оештырылган гомумбелем бирү йортларында мәктәптән тыш эшчәнлеккә вакыт та, урын да булмаячак. Ә әлеге юнәлеш яңа уку елында өстенлекле буларак билгеләнде. Бу өлкәдәге тәҗрибә белән август киңәшмәсендә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге, физик культура һәм спорт идарәсе вәкилләре уртаклашты. Түбән Мактаманың 2 нче урта мәктәбе директоры Мәдинә Закированы тыңлаганда, бу мәктәптә тормыш кичке сәгать 8 гә кадәр түгел, тәүлегенә 24 сәгать кайныйдыр, дигән фикер калды.
Укытучылар форумында катнашкан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин чыгышында балаларны иҗади һәм физик яктан үстерүгә йөз тотып, мәктәпне төп вазифасыннан читкә юнәлтүдән сакланырга киңәш итте һәм төбәкнең мәгариф системасындагы игътибарга лаек мәсьәләләренә тукталды. Белем мониторингы нәтиҗәләренә нигезләнеп, министр урынбасары биремнәрнең күп дигәндә 68 процентын чишә алган 5-8 сыйныф аралыгын “шомлы зона” дип бәяләде. Бердәм дәүләт имтиханнарында физика һәм математика буенча түбән чикне уза алмаучы әлмәтлеләрнең артуының сәбәбен дә ул шушы “шомлы аралыктан” эзләү мәхкуль диде. Моннан соң медалистлар санау белән дә мавыгудан туктарбыз, ахры. Данил Мостафин сүзләренчә, 97 медалистның (58 алтын, 39 көмеш) бары өчесе генә БДИ ында 100 балл җыюга ирешкән. 40-50 балл чиген уза алмаучы медалист түгел!
Проблемалар күрсәтелде, бурычлар билгеләнде. Ләкин аларны гамәлгә ашыру эш алымнары һәм формаларын заманга ярашлы итеп сайлауга һәм аның һәр мәгариф учреждениесе тарафыннан зур төгәллек белән башкарылуына бәйле. Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов та укытучылар алдына мәгариф системасын алдынгылар сафында саклау таләбен куйды.
Август киңәшмәсендә тармакта әйдәп баручы белгечләргә “Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре”, “Татарстан Республикасы мәгарифендәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләре, Россия һәм Татарстанның мәгариф министрлыкларының, Әлмәт районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары тапшырылды. Ахырдан “Эколидер” бәйгесе, мәктәпләр арасында спартакиада җиңүчеләрен дә игълан иттеләр.
Ләйләгөл МИНАЕВА
М.Фарукшин фотосы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз