Тәрбия процессында конструктив идеяләр, бу хезмәтләрнең һәр сабый куллана алырлык булуына ирешү дә зарур. Бүгенге көндә районда 1 яшьтән 7 яшькәчә 14 735 бала яши. Шуларның 1615 е балалар бакчасына урын өчен чиратта тора. Бу проблеманы хәл итү юлларын муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов күрсәтте. “Көнбатыш капка” микрорайонында 270 урынга яңа объект торгызу, мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив формаларын табу, консультатив пунктлар, ярдәм үзәкләре булдыру игътибарга лаек. Әлеге тармакта шәхси-дәүләт партнерлыгы уңай мисал була ала. Бу хакта узган елгы август киңәшмәсендә Татарстан Президенты да билгеләп үткән иде”, –диде Мәҗит Салихов. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә районда “Менеджер” мәктәбе составында 2 мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме эшли, Чуваш Сиренькиносы авылындагы гаилә балалар бакчасы да киләчәге өметле икәнлеген раслады, “Салават күпере буйлап” – “Вверх по радуге” шәхси уен булган ярдәм үзәге дә үзен уңай яктан күрсәтте.
Август конференциясендә чыгыш ясаучылар балалар өчен заманча инфраструктура булдыруны игътибар үзәгендә тоткан нефтьчеләргә, матди-техник базаларын яңартуга даими матди ярдәм иткән “Татнефть” компаниясе генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновка рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Бу гамәлнең яңа уку елында да дәвам итәчәгенә өмет итә мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем һәм тәрбия бирүчеләр.
Ярдәмгә ихтыяҗ турында мәгариф министры урынбасарын да искәрттеләр. Һәр балалар бакчасын интернет челтәренә тоташтыру, һәр балага компьютер – бүгенге заман таләбе, мәктәпкә әзерләү өчен шарт. Ләкин шуны онытмаска кирәк: бала иҗади яктан да үсәргә тиеш. “Шуңа күрә педагогларның да, ата-аналарның да заманча техника һәм технологияләрне куллану нормативларын белүе, аның бала аңына тискәре йогынтысын күзаллавы зарури”, – диде Людмила Нугуманова.