Әлмәт тәҗрибә уртаклаша

2012 елның 21 августы, сишәмбе
Әлмәтнең даны республикабызда гына түгел, Россиядән читтә дә билгеле. Күпләр аны нефтьчеләр башкаласы буларак белә. Федераль югарылыкта күп төрле бәйге җиңүчесе булган шәһәрнең тормышы, аның идарә итү механизмы турында белергә теләүчеләр дә шактый.

21 август көнне Самара өлкәсенең Новокуйбышевск шәһәре округы башлыгы Андрей Коновалов һәм икътисад буенча беренче урынбасары Сергей Марков тәҗрибә уртаклашу өчен нәкъ менә Әлмәткә килделәр. Очрашу муниципалитетның утырышлар залында, җитәкчеләр һәм служба вәкилләре белән берлектә узды. Кунакларны район башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Кыскача гына социаль һәм икътисадый хәл белән таныштырды, төзелешкә зур игътибар бирелүен әйтеп, каладагы барлык эшләрнең дә ”Татнефть” ААҖ ярдәме белән башкарылуын ассызыклады. Киләсе елга нефтьчеләр башкаласы үзенең– 60 , “Татнефть” оешуына 70 ел тулуны билгеләп үтеләчәк.

Андрей Коновалов болай зурлап каршы алганнары өчен рәхмәт әйтте, сезнең тәҗрибә эшне уңышлырак итеп оештырырга ярдәм итәр дигән ышаныч белдерде. Новокуйбышевск шәһәренең Әлмәт белән охшаш яклары шактый , бездә нефтьчеләр башкаласы булса, анда нефть эшкәртүчеләр бюджет хасил итүче оешма. Халык саны 110 мең тирәсе. Кунаклар шәһәрнең территориаль советларга бүленеп идарә ителү системасы, гражданлык институты, торак–коммуналь һәм шәһәр хуҗалыгы белән кызыксынды. Көн дәвамында алар урыннарда булып, эш барышы белән танышачаклар.

Ф. ХӘСӘНОВА
“Яшьлэр заманы”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International