Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Николай Валуевтан – вәгъдә
2012 елның 19 августы, якшәмбе
Узган ял көннәрендә шәһәребезгә пәһлеван сыны өчен «Русский гигант», «Зверь с Востока», «Никола Питерский» кушаматлары белән илдә генә түгел, аннан читтә дә танылу яулаган боксчы-профессионал, Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев килде.
Бокс буенча “SHIFA” кубогына уздырылган Халыкара турнирга мәртәбәле кунак буларак чакырылган спортчы-депутат бәйгене генә тамаша кылып калмады, төбәк үсеше белән дә төрле яклап танышты.
Визит маршрутының беренче ноктасы – Әлмәтнең ятимнәр йортындагы шартлардан Николай Валуев канәгать калды. “Чынлап та балалар өчен дип зур кайгыртучанлык белән оештырылганлыгы күренеп тора. Әлмәттә балаларга битараф булмаган, туган йорт җылысын тоярлык мохит тудырган шәхесләр бар икән”, – диде кала кунагы. Шәһәрне исә ул чиста, төсләр төрлелеге белән үзенчәлекле, бердәм архитектура стиле сакланган Германия калалары, туган шәһәре Санкт-Петербург белән чагыштырды.
Бокс турнирына килгәндә, ул быел 4 нче тапкыр оештырылды. Узганнарын Лениногорск, Баулы, Бөгелмә шәһәрләре кабул иткән иде. Бу юлы ярышта Россия, Украина, Казахстан һәм Әзербәйҗаннан 60 тан артык спортчы катнашты. Профессионал боксчы бәяләвенчә, турнир югары дәрәҗәдә үтте. Бу шулай ук уен техникасына да кагыла. Димәк, оештыручыларның чараны мастерлар турнирына әйләндерү хыялы чынга ашмаслык түгел.
Николай Валуев Татарстанда спорт үсешен игьтибар үзәгендә тоткан “Татнефть” ААҖ һәм “SHIFA” ТПКга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Тормышта, бизнеста, спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхесләрнең җитди социаль позициядә торуы куандыра”, – диде мәртәбәле кунак.
Николай Валуев үзе дә ярдәмчел булырга ошаган. Район башлыгы Мәҗит Салихов белән берлектә Әлмәт физкультура көллияте белән танышканда капиталь төзекләндерү таләп ителгән залларны күреп, Дәүләт Думасы депутаты проблеманы чишәргә булышырга вәгъдә итте: “Уку йорты югары класслы белгечләр әзерләү белән генә чикләнмичә, аларның физик мөмкинлекләрен югары дәрәҗәдә тотуын, ярышларда уңышлы чыгыш ясавын телибез икән, һичшиксез, реконструкция кирәк. Җаен табарбыз дип ышанам”. “Федераль дәрәҗәдә ярдәм булса, көллиятне тәмамлаган спортчылар да бу изге гамәлдән читтә калмас дип уйлыйм. Уртак тырышлык белән заманча шартлар тудырырга мөмкин”, – диде Мәҗит Салихов.
Николай Валуев шулай ук Үзәк мәчеттә һәм Казан Соборында булды. Экскурсия вакытында аңа бокс буенча Олимпия чемпионы Александр Лебзяк, бильярд буенча дөнья чемпионы Юрий Пашинский да кушылды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз