Электрон хезмәтләргә – өстенлек

2012 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, ведомствоара электрон бәйләнеш – бүген драмтеатр бинасында әлеге темага багышланган семинар-киңәшмә үтте. Мәгълүм булганча, бу чара Татарстан Президенты кушуы буенча оештырыла.

28 августка кадәр 6 зонада узачак семинарның беренчесе нефтьчеләр каласында Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Ютазы, Чирмешән, Түбән Кама районнарыннан җирле үзидарә органнары җитәкчеләре өчен үтте. Анда кадастр исәбенә кую өчен документлар бирү тәртибендәге үзгәрешләр, ведомтсвоара элемтәләр, портал эшчәнлеге, мәгълүмат технологияләрен куллану, район һәм авыл җирлекләре дәрәҗәсендә документ әйләнеше үзенчәлекләре һәм башкалар турында сүз барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International