"Балкыш" фестивале

2012 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
Бүген “Нефтьче” Мәдәният сараенда республика ветераннары арасында “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестиваленең икенче этабы үтте. Бәйгенең Әлмәттә узуы очраклы түгел.

Ветеран оешмалары арасында сәнгать фестивален үткәрү идеясы нәкъ менә биредә яралды. Бу башлангычны ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яклап чыкты һәм “Балкыш” республика фестивален оештыру комитеты төзелде. Фестивальгә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгеннән 10 район вәкиле килде. Вакыйга турында тулырак мәгълүмат соңрак урнаштырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International