Тырышлыкка бәя зур

2012 елның 15 августы, чәршәмбе
Хезмәтләренә карата үз җитәкчеләренең генә түгел, район башлыгының да кызыксыну күрсәтүен белгәч, игенче-механизаторларыбыз да тагы да тырышыбрак эшли башлады. Һәрбер комбаенның маркасына карап көнлек суктыру нормасы билгеләнү, арттырып үтәгән очракта кызыксындыру чарасы буларак район башлыгының махсус премияләре булдыру турында күп тапкырлар язган идек инде. Эшнең нәтиҗәсе буларак, беренче атнада 12 кеше булса, узган 10 көнлектә норманы үтәүчеләр 83кә менгән иде. Бу юлы, ягъни 15 август көнне район башлыгы Мәҗит Салихов кулыннан премия алучылар саны 20дән артык иде.

Бүләкләү тантаналарының берсе урып җыю көндәлеге буенча нәтиҗәле эшләүче хуҗалыкларның берсе “Союз-Агро” ҖЧҖнең Кузай региональ производство комлексы басуларында узды.

Кузай РПКсы җитәкчесе Александр Мазуркин сүзләренә караганда, хуҗалык 22 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләрен берләштерә. Шуның 19640 гектары сөрү җирләре. Бүгенге көндә 6 мең гектардагы ашлык җыеп алынган. Басуларда 13 комбайн өзлексез эшләп тора. Урта уңыш 18,2 центнер. Заманча, авыл хуҗалыгы техникасының яңа үрнәкләрен күрергә теләсәң, бу басуларга килеп ялгышмыйсың. Күпчелек кырларны иңләүче “ДОН”, “НИВА” комбайннары урынына биредә “Нью Холланд”ның сонгы модельләренә тап буласың.

Мондый шартларда эшләүләренә комбайнерлар үзләре дә бик шат. “Әлеге техникада йөргәндә бик арытмый, көннең артык кызу булуы да куркыныч түгел. Бу, билгеле, эш нәтиҗәләренең яхшы булуына китерә”, дип үзенең фикерләре белән уртаклашты алдынгы комбайнер Александр Васянин. Ул гомерен басу–кырларга багышлаган механизатор. Элеккеге колхозны “Союз- Агро” алгач, 2005 елдан производство комплексының алдынгы хезмәткәре. “Яз көне үзебез чәчәбез, көз көне җыябыз, икмәк бик кадерле”, - ди ул. Бүгенге көндә 1200 тоннадан артык бөртек суктырып, район башлыгы премияләренә лаек булды.

Игенчеләрне тәбрикләп Мәҗит Салихов тырышып эшләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, билгеләнгән вакытка уракны төгәлләү бурычын куйды. Район башлыгы хуҗалыкның иң яшь механизаторы Виктор Динисовны аерым билгеләп китте. 19 яшьтә генә булуына карамастан, ул 9 метр киңлекне алып баручы жаткалы комбайнны иярли, 700 тоннадан артык бортек суктырган. Быел гына Зәй политехника колледжын тәмамлаган. Үз белгечлеге буенча эшләү теләге белән Кузай производство комплексына килә. Көзге чакырылыш белән армия сафларына барып кайткач, хезмәтен тагы шушы хуҗалыкта дәвам итәргә уйлыйм. Тиешенчә хезмәт хакы, кайгыртучан караш булганда, авыл хуҗалыгына да яшьләр килә икән.

Тәбрикләүләр тәмамланганнан соң көндезге ашка тукталган игенчеләр өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт прогррамасы тәкъдим ителде. Вакыт кысаларында 30-35 минут кына дәвам итсә дә, мондый очрашулар кыр батырлары күңелендә озак елларга җитәрлек истәлек. Райондагы урып-җыю эшләрен үз вакытында тәмамлау бурычы куелган, аны башкару өчен стимул бар.

Фәрдия Хәсәнова
“Яшьләр заманы” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International