Бүген Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Президиум утырышында әлеге мәсьәләне карау тәкъдимен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин керткән иде. Узган елда Дәүләт Советы җитәкчелеге тарафыннан 2936 мөрәҗәгать тикшерелгән. Быел 1265 мөрәҗәгать теркәлгән. Шуны аңларга кирәк: кешеләрнең мөрәҗәгатьләренә заманча һәм вакытында җавап бирү - һәркемнең игътибарын, җаваплылыгын һәм барлык хезмәтләрдән көйле эшне таләп итүче эшчәнлек.
Агымдагы мәсьәләләр урыннарда да каралды. Шәһәр һәм районның барлык хезмәтләре белән киңәшмәне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов уздырды.
Быел 5 ай дәвамында Әлмәт муниципаль районының җирле үзидарә органнарына 1782 мөрәҗәгать килде, шуларның 863е уңай хәл ителде.
Район башкарма комитетының эш башкару, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм тикшерү бүлеге белгечләре 1302 кеше кабул ителде. Шәһәр хезмәтләре һәм учреждениелары белән җайлаштырылган эш нәтиҗәсендә ярдәм артыннан мөрәҗәгать иткән 717 кешенең мөрәҗәгатен вакытында хәл итүдә ярдәм күрсәтелде.
«Халык контроле» Татарстан Республикасының дәүләт мәгълүмати системасындагы мөрәҗәгатьләр саны - 1853, шуларның 1303е хәл ителде, 360ы планга кертелде, 60ы эштә, 130ы нигезле рәвештә кире кагылды.