Мәҗит Салихов: “Һәр тармак үсештә”

2012 елның 10 августы, җомга
9 август көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әлеге вазифада беренче матбугат конференциясен уздырды һәм журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Район башлыгының каләм ияләренә мөнәсәбәте үзгә. Мәҗит Хаҗипович дүртенче власть вәкилләре белән очрашудан, килеп туган проблемаларны тикшерүдән, ачылып китүдән читләшми. Ул һәрвакыт ачык һәм ихлас. Кыскасы, ике як арасында ныклы күпер салынган. Әлеге очрашуда да район башлыгы төрле темалар буенча чын күңеленнән аралашты, уртак хезмәттәшлек өчен журналистларга рәхмәтен җиткерде.

Матбугат конференциясе агымдагы елның беренче яртыеллыгы буенча районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә багышланды. Әлеге чор күрсәткечләре куандырырлык, аерым тармаклар буенча саннар югары, димәк, Әлмәт тотрыклы үсеш юлында. Республикада нефтьчеләр башкаласы яртыеллык нәтиҗәләре буенча алдынгылар сафын били. Бу җитәкчелекнең заманадан бер адым алда баруына, куелган бурычны төгәл һәм җитди алымнар белән башкаруына күрсәтә.

– Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы. Көн саен сәгать биш тулганда бассейнга ашыгам. Шул рәвешле көн дәвамына җитәрлек көч-куәт туплагач, тыгыз эш көнен башлап җибәрәм. Алары бер-берсенә ошамаган, кайчакларда сәгать алтыда ук төзелеш мәйданнарына барам, эш барышы белән танышам. Барысын да контрольдә тоту кирәк, шулай иткәндә генә яхшы нәтиҗәгә өметләнергә була, – район башлыгының һәр хәерле иртәсе әнә шулай башлана.

- Мәҗит Хаҗипович, сезне район башлыгы итеп билгеләгәндә Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы өлкәсен күтәрү буенча җитди бурычлар куйган иде. Бүген күрсәткечләрдә алга китеш күзәтелә. Киләчәккә максатлар нинди?

- Икмәк бар нәрсәгә баш. Авыл булмаса, шәһәр яши алмый. Шуңа да авыл хуҗалыгына игътибар зур булырга тиеш. Дөрес, бу тармакта бездә проблемалар бар иде, терлекчелек буенча район бик үк яхшылар исемлегендә күзәтелмәде. Бүген мөгезле эре терлек санын 16900 дән алып якынча 17400гә кадәр арттыруга ирешелде. Күрәсез, хәл-торыш яхшыра. Быел һава торышының уңай булуы язгы кыр эшләрен үзвакытында башкарырга мөмкинлек бирде һәм уңыш да мул чыкты – гектарыннан 20 центнер. 20 августка ТР Президенты тарафыннан урып-җыю эшләрен төгәлләргә дигән бурыч куелды, безнең район графиктан калышмый. Быел без яңалыклар керттек, атналык норманы арттырып үтәгән комбайнчыларга 500 сум күләмендә премияләр өләшәбез. 8 августка барлыгы 82 кеше бүләкләнде, өчәр премия алучылар да бар. Шунысын әйтергә кирәк, икенче тапкыр бирелүче премия 700, өченчесе 1500 сум тәшкил итә. Чираттагы сессия карары белән әлеге максатларда җирле бюджеттан өстәмә 300 мең сум акча бүлдек. Мин үзем кече сыйныфлардан ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп үстем. Әлеге хезмәт миңа ят түгел. Хәзер яшьләрнең авыл хуҗалыгына килмәүләре мине борчый. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен без республика җитәкчелегенә АГИМСта үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча белгечләр әзерләү инициативасы белән чыктык. Уку бушлай оештырылачак, ягъни җирле бюджеттан түләнәчәк. Шулай ук бер өлешен ТР Мәгариф һәм фән, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары компенсацияләячәк. Студентларга юллама биргән авыл хуҗалыгы предприятиеләре стипендияләр бирәчәк. Яшәү өчен тулай торактан урын бирү дә күздә тотыла.

- Гаилә фермалары үсеше” программасын гамәлгә ашыруны сез ничек бәялисез? Бүген ул ни дәрәҗәдә башкарыла?

- Әлеге программа үз-үзен аклый. Узган ел 13 гаилә фермасы булдырылган иде. Аларны тантаналы ачуда катнашкан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Акташ, Сөләй, Нәдердәге фермер хуҗалыкларында булганнан соң безнең районда тырыш, үз эшләрен яратып хезмәт куючыларга соклануын белдергән иде. Әйе, бездә шундый булган халык яши! Быел 12 гаилә фермасы төзү бурычы куелды, 7 сендә эшчәнлек алып барыла инде. Нефтьчеләр һәрвакыттагыча ярдәм кулы сузды – “Татнефть” ААҖ 10 металлик каркас бүлеп бирде.

- Әлмәт сөт комбинаты белән бәйле үзгәрешләр турында мәгълүмат биреп китсәгезче...

- Завод бүген үз эшен туктатты. Ул моңа кадәр “ВАМИН”га карый иде. Без ТР Президентына сөт комбинатын сатып алу теләге белән мөрәҗәгать иттек һәм карарыбыз хупланды. Ләкин сату-алу мәсьәләсе озакка сузыла, чөнки завод бер банкка залог итеп куелган. Килеп туган проблеманы без чишәчәкбез, борчылырлык урын юк.

- Район башлыгы буларак сезне юллар торышы канәгатьләндерәме? Республикадан ремонт эшләренә юнәлтелгән 50 миллион сум акча гамәлгә ашырыла башладымы әле?

- Әлмәттә төзекләндерү эшләренең тукталганы юк. Килгән кунаклар да моны бәяли. Юкка гына без Россия, република күләмендәге бәйгеләрдә алдынгылыкны яуламыйбыз. Юллар һәрвакыт игътибар сорый. Шәһәрнең юллар челтәрен ремонтлауга бирелгән акчалар үзләштерелә башлады инде. АГУАД тарафыннан Пушкин урамындагы (Лениннан Тимирязевка кадәр) юлга асфальт җәелә, Маяковскийга (Ленин – Кече Советский) ремонт ясала. Озакламый Җәлил, Төзүчеләр проспекты, Чернышевскийда юллар яңартылачак. Моннан тыш җирле бюджеттан 7 урамны ремонтлау өчен 5,5 миллион сумнан артык акча бүленде. XVIII сессиядә ишегалларындагы юлларны төзекләндерүгә 13 миллион сумга якын акча бүлү турында карар кабул иттек. “Татнефть” Иске Әлмәттәге Комсомольский, Нахимов, Аграрный урамнарына асфальт җәюгә 5,6 миллион сум акча бүлде. Юллар яхшыра, бу юнәлештә эшчәнлек дәвам итә.

- Бүген төрле тармаклар буенча бик күп программалар эшли. Сезнең карамакка тормыш сыйфатын яхшырту өчен тагын нинди юнәлешләрдә программалар булдырырга кирәк?

- Әлмәт күпчелек программаларга беренчеләрдән булып кертелә. Бездә һәр тармак үсештә. “Һәркем куллана алырлык тирәлек” буенча быел 7 объектны үзгәртү өчен РФ һәм ТР бюджетларыннан якынча 22 миллион сум акча бүленде. Бу юнәлештә эшчәнлек шәһәрдә 2 ел элек башланган иде. Йортлар, корылмалар программага ярашлы итеп төзелмәгәндә, алар кабул ителми – таләпләр катгый. Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау нефтьчеләр ярдәме белән шулай ук бездә күптән тормышка ашырыла. Балалар бакчаларын яңарту, клублар төзү – берсеннән дә читтә калмыйбыз. Ел саен ишегалларын төзекләндерүгә игътибар бирәбез. 36 ТОСМСның яртысыннан күбесенең баш предприятиесе булып нефтьчеләр санала. Шуңа биләмәләр ерактан ук ялт итеп тора. Төзелеш оешмалары, заводлар, муниципаль учреждениеләр әлеге эшчәнлеккә ныклап алынды. Хезмәтләре канәгатьләндермәгән ТОСМСлар да бар, алар буенча карарлар кабул итәчәкбез. Бүген ишегалларын төзекләндерү буенча үзәкләштерелгән программа кирәк. Бу уңайдан үзебезнең тәкъдимнәребезне республика җитәкчелегенә юлладык. Шәһәр елдан-ел үзгәрешләр кичерә. Бездәге кебек шартлар тудырылган тагын нинди кала бар? Шарлавыклы буалар, чишмәләр, парклар – әлеге гүзәллекне сакларга иде. Хәзерге көндә нефтьчеләр шарлавыклы буаларның 6 нчы чиратын төзи, шулай ук калганнарында да ремонт эшләре җәелдерә. Чисталык саклау максатыннан без аларга уку йортларын беркеттек. Тәүлек дәвамында алып барылучы видеокүзәтү, хокук саклау органнары вәкилләренең тикшерүләре тәртип булдырырга ярдәм итә.

- Мәҗит Хаҗипович, Югары Мактамадагы клуб төзелеше сезнең тарафтан тәнкыйть сүзләренә дучар булды. Хәзер анда хәл-торыш ничек?

- Республикада без подрядчы оешманы үзгәрткән бердәнбер шәһәр саналабыз. Бүген төзелештә алга китеш бар. Яңа оешма эшкә алынганда графиктан калышу 50 % тәшкил итә иде. Узган атнада инде ул 25 % ка кадәр кимеде. Кыска вакыт эчендә генә барысын да үзгәртеп булмый, шулай да кимчелекләр сирәгәйде. Ташчылар җитми – бөтен проблема шуңа бәйле дә. Районда сафка кертелүче объектлар күп, әлеге һөнәр ияләре, киресенчә, аз.

- Ә аларны каян табарга?

- Ташчыларны әзерләргә кирәк. Бу Әлмәттә генә түгел, бөтен республикада күзәтелүче мәсьәлә. Балалар эшче һөнәрләргә өстенлек бирми бит, югары уку йортларына бара. Алар өчен иң мөһиме, югары белемле белгечлек алу.

- Сез һәрвакыт чыгышыгызны ике дәүләт телендә тигез дәрәҗәдә алып барасыз. Бу район башлыгына булган таләпме яки шәхси позициягезме?

- Мин ике телдә дә иркен аралашуым белән горурланам. Җитәкче шундый булырга тиеш дип саныйм. Районыбызда төрле милләт вәкилләре яши, татарлар аеруча да күп. Рус телендә генә сөйләшү дөрес булмас иде. Үзебезнең ана телебезне, әби-бабайлар телен онытырга ярамый.

- Бик күп объектлардагы, сәүдә нокталарындагы алтакталарда татар телендәге язуларда хаталар күзәтелә, тәрҗемәләр дөрес ясалмый. Алар өчен кем җаваплы?

- Без атна саен төрле служба вәкилләреннән торган комиссия белән шәһәр урамнарына чыгуны, тикшерүләр үткәрүне гамәлгә ашырабыз. Анда архитектура идарәсе хезмәткәрләре дә катнаша. Рейдлар барышында комиссия әгъзалары барысын да ачыклый, тиешле чаралар күрә. Алтакталарның күпчелеге рус телендә генә языла, гәрчә Татарстанда ике дәүләт теле булса да. Бу юнәлешләрдә җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшлисе бар әле.

- Ишегалларында һаман да машиналар күп, кечкенә күләмдә салынган штрафлар проблеманы чишми. Бу хәлдән чыгу юлын нәрсәдә күрәсез?

- Әлмәттә җан башына туры килгән машиналар саны буенча Россиядә өченче урында тора. Әлеге мәсьәләне чишү өчен берничә ел элек бездә ике яруслы машина кую урыннары төзү буенча программа булдырылды, төзелеш өчен 40 лап урын билгеләнде. “Татнефть” ААҖ моннан да читтә калмады, бер-бер артлы 3 объект төзеде, быел “Панорама” янында 300 урынга 4 нчесе буенча эш җәелдерде. Октябрьдә ул кулланылышка тапшырылыр дип көтелә. Программада әлеге юнәлештә эшчәнлек җәелдерүчеләргә 15 елга җир салымы түләүдән азат ителү каралган булса да, эшмәкәрләр аңа керергә ашыкмый. Һичшиксез, бу бизнесны үстерергә, проблеманы хәл итәргә кирәк.

- Күптән түгел һава десанты гаскәрләре көне булып узды. Сезне шәһәр буенча зәңгәр береткада йөрүче итеп күз алдына китерү авыр, әлбәттә. Шулай да бу бәйрәмне сез ничек үткәрәсез?

- Мин 1984-86 елларда Ерак Көнчыгышта хезмәт иттем. Ел саен бәйрәмне гаилә түгәрәгендә уздырабыз. Беркайчан да урам буенча йөрмәдем, фонтаннарда су коенмадым, миндә тәрбия башка. Аннан соң соңгы елларда десантчылар бәйрәмне тыныч итеп үткәрүгә күнегеп баралар. Аны алга таба гаилә бәйрәменә әверелдерергә кирәктер. ВДВда хезмәт итүчеләр гаиләнең горурлыгы булырга тиеш (Әлеге сорау район башлыгының махсус бүләге белән билгеләнде).

- 2 сәгатькә кадәр сузылган матбугат конференциясе эчтәлекле булды. Журналистларны бизнес, заводлар, троллейбус идарәсе эшчәнлеге, су басучыларга күрсәтелүче ярдәм, шәһәрдәге спорт үсеше һ.б.лар да кызыксындырды. Төрле шәһәрләр буенча еш сәяхәт итүче каләм ияләре ахырдан билгеләгәнчә, кечкенә Әлмәтебез – иң матуры, иң төзеге, иң якыны. Проблемаларсыз калалар булмый, проблемалар чишелмәүче калалар була. Шөкер, соңгысы безнең хакта түгел. Әлмәткә бары тик һәръяклап үрнәк кала исеме генә хас.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International