Урып-җыю көндәлеге

2012 елның 10 августы, җомга
Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре 9 августка 44582 гектар мәйданның 28523 гектарында урып-җыю эшен башкардылар. Бу 64 процентка якын дигән сүз.

Хуҗалыкларда көзге бодай белән арышны суктыру тәмамланган. Көзге культураларның уңыш бирүчәнлегенә килгәндә, ул бодайның гектарыннан 11,8, арышныкы 17,3 центнер тәшкил иткән. Шулай ук борчак һәм солы җыюга да нокта куелган. Борчак гектарыннан 18, ә солы 20,4 центнер чыккан. Игенчеләр бүген тритикале, арпа, сабан бодае суктыралар. Сабан бодае 1580 гектарда урып-җыелган. Әлегә бу культурадан гектарыннан уртача 20 центнер уңыш алына.

Район буенча тулаем уртача уңыш бирүчәнлек 20 центнер тәшкил итә. Барлыгы 57152 тонна бөртек җыелган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International