Игътибар хезмәткә рухландыра

2012 елның 8 августы, чәршәмбе

Әкрен генә бушап калучы кырлар, басулардагы комбайн гөрелтесе, тирә-якка таралган икмәк исе – урып-җыю эшләренең оешкан төстә баруын раслый. Башка еллардан аермалы буларак, көнне-төнгә ялгап хезмәт куючы механизаторларның да кәефләре күтәренке, алар үзләрен социалистик хезмәт ярышындагы кебек хис итеп, дәртләнеп эшлиләр. Быелгы урып-җыю чорында район башлыгының махсус премиясе џәм Рәхмәт хатлары булдырылу, район җитәкчелегенең игътибар күрсәтеп, узган 10 көнлек саен аларны бүләкләве яңа уңышларга рухландыра.

Билгеле булганча, узган атнада ярыш шартларында каралган нормаларны үтәүчеләр район буенча 12 генә иде. Бу юлы үзләренә билгеләнгән нормаларны арттырып үтәүчеләр 82дән артык. 8 август көнне аларның барысы да Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов кулыннан Рәхмәт хатлары џәм премияләр алдылар.

“Кичүчат” ҖЧҖ барлык юнәлешләр буенча нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе булып санала. Җәмил Сафиуллин сүзләренә караганда, 2865 гектардан күбрәк мәйданны биләгән бөртекле культураларның 57 проценты җыйнап алынган инде. Уңыш уртача 26-27 центнер. 1500 гектардагы азык культураларын җыйнау белән мәшгульләр, сенаж, силос әзерләү тулысынча тәмамланган инде. 300 гектардан артык мәйдан сөрелеп, чәчүлек өчен хәстәрләнгән.

Урып-җыю эшләренә килгәндә, комбайнерлар ару-талуны белми хезмәт итә. Әлеге хуҗалыкта беренче тапкыр эшләвенә карамастан, Рөстәм Хәйруллин район башлыгы кулыннан берьюлы 3 премия алды. Ул”Нива” комбайнында 600 тоннадан артык ашлык суктырган. Гомумән, бик кызыклы шәхес булып чыкты Казан егете. Әтисе “Кызыл Восток” хуҗалыгында җитәкче булып эшләгәндә аңарга булышлык күрсәтү теләге белән комбайнга утыра. 7 ел рәттән җәйге, көзге чорларда немец комбайннарын иярли. Быел исә ул дуслары чакыруы буенча “Кичүчат” хуҗалыгына кайта.

- Комбайнерлар биредә кадерле кешеләр. Яшәү, ял итү өчен барлык шартлар тудырылган. Техника аз гына ватылып торса, инженер да, механик та бердәм булып ярдәмгә килә. Андый караш булганда эшләве дә рәхәт. Район башлыгы премиясе турында ишеткән идек инде, џәрберебезгә игътибар булыр дип көтмәдек. Хәзер тагы да тырышыбрак эшләргә инде, - ди Рөстәм фикерләре белән уртаклашып.
Яруллин Дамир исеме газета укучыларыбызга да яхшы таныш. Язгы кыр эшләрендәме, урып-җыю чорындамы – ул џәрвакыт алдынгылар сафында. Дамир 18 ел инде ипи игүдә үз өлешен кертә. Баштагы елларда “Сибиряк”, “Нива” комбайннарында эшләгән, хәзер әнә «Нью Холланд”ны ышанып тапшырганнар. Ул үзенең корыч атында 1000 тоннадан артык икмәк суктырып район башлыгы премияләренә лаек булды.

“Иген игү - иң мактаулы хезмәт дип саныйм. Бу басуларда йөрү, бункерга аккан бөртекләргә шатланып туя алмыйбыз. Без бит аны үзебез чәчәбез. Эшкәртәбез, нәтиҗәсе булгач күңелгә рәхәт”- дип җавап бирде ул журналистларның сорауларына.

Өченче комбайнер Ульянов Николай «Елховнефть»нең транспорт цехында машинист булып эшли. Шулай да, авыл хуҗалыгы аның өчен ят түгел, моңа кадәр тракторда да, комбайнда да йөрергә туры килгән. 200 тонна суктырып, ул беренче премиягә лаек булды. Дүртенче комбайнер Марат Убзасаров “Кичүчат” хуҗалыгының аягында нык торуын белеп, җәйге чорга махсус эшкә килә. Тырышып эшләгәндә, матди хәлеңне яхшыртырга бер дигән мөмкинлек дип саный ул. Чөнки биредә эшләгән кешенең кадере бар.

«Мин, штаб җитәкчесе буларак, урып-җыю эшләренең барышыннан канәгать. Барлык уңышның 60 процентын җыйнап алдык инде. Кайбер хуҗалыкларда бераз артта калу күзәтелә күзәтелүен, ләкин Президентыбыз Рөстәм Миннеханов куйган вакытка без кыр эшләрен төгәлләргә тиешбез, “дип үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты Мәҗит Салихов. Комбайнерларга хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйтте, тагы да югарырак нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.

"Яшьләр заманы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International