Табиблар сәламәтлек яклы

2012 елның 8 августы, чәршәмбе
“Сәламәт тәндә генә сәламәт рух”. Моны сәламәтлек сагында торучы медицина хезмәткәрләре яхшы аңлый, шуңа күрә дә беренчеләрдән булып Физкультурниклар көне уңаеннан гаилә ярышлары уздырырга карар кылганнар. 8 август көнне шәһәр стадионында “Әти, әни һәм мин - спортчылар гаиләсе” дип исемләнгән ярышлар башланып китте. Район үзәк һәм балалар хастаханәсе, медсанчасть, ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе, стоматология поликлиникасы командалары һәм алар өчен килгән җанатарлардан стадион гөрләп торды.

Бәйгенең шартлары буенча командада 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге ике бала булырга тиеш иде. Гади эш көннәрендә сәламәтлек сагында торучылар үзләренең гаиләләре белән төрле катлаулылыктагы 8 эстафетада көч сынашты.

Чара медицина профилактика үзәге һәм Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә оештырылган. Алар Физкультурниклар көненә багышланган бу уеннарны үткәрүдә матди ярдәм күрсәткәннәре өчен “Арслан” төзелеш фирмасына үзләренең олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

Ярышлар булгач, җиңүчеләр дә билгеләнде. Призлы урыннарга ашыгыч ярдәм станциясе, стоматология поликлиникасы һәм Үзәк район хастаханәсе лаек булды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр, баллы призлар бирелде.

Ф.САБАЛЫ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International