Бокс буенча халыкара турнир узачак

2012 елның 7 августы, сишәмбе
Әлмәткә Россия чемпионы, Бөтендөнья бокс ассоциациясе версиясе буенча дөнья чемпионы Николай Валуевның килүе көтелә.

 18-19 августта “Татнефть” ААҖ спорткомплексында “SHIFA” IV кубогы кысаларында бокс буенча халыкара турнир уздырыла. Мондый турнир 2009 елда Лениногорскида, 2010 елда Баулыда, узган ел Бөгелмәдә үткәрелгән иде. Ярышларда Россия, Әзербайҗан, Украина һәм Казахстаннан барлыгы 60 тан артык кеше катнашачак. Турнирның мактаулы кунагы сыйфатында Россия чемпионы, Бөтендөнья бокс ассоциациясе версиясе буенча дөнья чемпионы Николай Валуевның да килүе көтелә. Ярыш 18 августта 12 сәгатьтә тантаналы шартларда ачыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International