Әлмәтлеләргә хөкемгә тартылмаган булу турында белешмәне электрон рәвештә тәкъдим итү мөмкинлеге турында хәбәр итәләр

2019 елның 7 июне, җомга

2019 елның башыннан Әлмәттә яшәүчеләргә хөкемгә тартылган яисә тартылмаган булу турында 2000гә якын белешмә бирелде.

Мөрәҗәгать итүче кешеләрнең Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын кулланучылары ел саен арта бара. 

Гражданнар һәм кадрлар аппаратлары арасында аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен, Россия ЭЭМ министрлыклар белән бергә узган елда төрле учреждениеларга кадрлар хезмәтләре тарафыннан хөкемгә тартылмаганлык турында белешмәләрне электрон рәвештә кабул итү турында аңлатмалар белән хат җибәрде.

Башка сүзләр белән әйткәндә, эш бирүченең әлеге белешмәне кәгазьдә генә таләп итәргә хокукы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International