Әлмәт студентының шәҗәрәсе җиңүче

2019 елның 7 июне, җомга

Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика бәйгесе ахырына якынлашты.

Бәйге шәҗәрә традицияләрен саклап калу һәм үстерүгә, буыннар алмашын ныгытуга ярдәм итү, тарих белән кызыксынуны үстерү, архив чыганаклары белән эшләүгә җәлеп итү максатыннан чыгып оештырылды.

Муниципалитет һәм республика хөкемдарлары хозурына  88 эш тәкъдим ителде.  Бу бәйгедә 7 яшьтән алып 82 яшькә кадәрге затлар катнашты.

Эшләргә килгәндә алар арасында  гаилә шәҗәрәсе рәсемнәре, фотоальбомнар, коллажлар, плакатлар, аппликацияләр, табигый материалдан файдаланып ясалган кул эшләре һәм  язма эшләр рәвешендәгеләр бар иде.

 Әлмәтнең медицина көллиятенең 1 нче курс студенты Чулпан Кашапова биредә үз шәҗәрәсен тәкъдим итеп лаеклы рәвештә 2 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International