7 июньдә «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча Стрит-артны өйрәнү институты (Санкт-Петербург) «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының яңа сезонын «Әкиятләр буйлап гид» бушлай лекцияләр һәм мастер-класслар сериясе белән ачып җибәрә.
30 июньнән 20 июльгә кадәр экскурсоводлар әзерләү буенча программада сайланылган 10 кеше «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында сүрәтләнгән рәсемнәр буенча экскурсия уздырачак. 20 июльдән соң шундый экскурсияләр сентябрьнең ахырына кадәр барлык әлмәтлеләр өчен көн саен һәм бушлай оештырылачак.