Әлмәт эшмәкәрләре игътибарына

2019 елның 7 июне, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2020-2022 елларга "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проекты кысаларында "Җитештерү һәм инновацион компанияләр төзү максатларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җитештерү мәйданнарыннан һәм биналарыннан ташламалы файдалануын тәэмин итү" юнәлеше буенча федераль бюджеттан субсидия алуга алдан гаризалар кабул итү башлану турында хәбәр итә.

Кирәкле документларны һәм гариза бирүчеләр өчен формаларны https://drive.google.com/drive/folders/15Ycx40aHOsdfHDBq9C0xx2I95mVk83Br сылтамасы буенча табарга мөмкин. 

Элемтә өчен телефон: 32-67-78.

Шунысына игътибар итәргә кирәк, барлык документлар комплектыннан башка гаризалар каралмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International