Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Хезмәтләрдән һәркем куллана алсын
2012 елның 5 августы, якшәмбе
Мәгълүм булганча, илебездә 2011 елдан “Һәркем куллана алырлык тирәлек” федераль программасы эшли башлады. Ул Татарстанда 2015 елгача тормышка ашырылачак. Программа физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең барлык учреҗдениеләргә керә алуын һәм хезмәтләрдән файдалануын тәэмин итүне күздә тота.
Узган ел аның нигезендә шәһәрдә өч объектта эш башланды. Ә быелгы исемлеккә 7 объект кертелде. Шимбә көнне район башлыгы Мәҗит Салихов алардагы эш барышы белән танышты.
Үзәк район шифаханәсендә бүген инвалидлар өчен барлык шартлар тудырылган. Капкадан керү белән үк яхшыртылган тротуар китә. Анда күзләре начар күрүчеләр өчен дә барырга уңайлы булсынга тактиль плитә җәелгән һәм ул поликлиникага кадәр сузылган. Ишекләр киңәйтелгән. Хәзер физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр кабинеттан кабинетка йөрми – табиблар махсус булдырылган бүлмәгә үзләре килә. Коляскада йөрүчеләр регистратурага да иркенләп мөрәҗәгать итә ала, биредә алар өчен тәрәзә астарак ясалган. Һәр бүлектә санузеллар шулай ук инвалидларга җайлы итеп җиһазландырылган. Шифаханәгә 9 кресло-каталка сатып алынган һәм ул барлык бүлеккә таратылган. 4 каталка пневмокүтәрткечле. Бер сүз белән әйткәндә, бүлеп бирелгән 2,5 миллион сум тулысынча үзләштерелгән. Мондагы эшләрне подряд оешмасы “ЭКО-ТЭК” ҖЧҖ башкаруын да әйтеп үтәргә кирәк.
Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шифаханәсенә дә хәзер физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр иркенләп керә ала. Монда һәм бала тудыру йортына җайланмалар ясауга һәм башка эшләргә 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Төзү-монтаж эшләре вакытында начар ишетүчеләр һәм сукырлар мәнфәгате дә күздә тотылган. Тротуарларга шулай ук тактиль плитәләр салынган, машина кую урыны ясалган, санитар бүлмәләр, регистратура тәрәзәләре дә бик уңайлы. Хатын-кызлар консультациясендә аерым палата җиһазландырылган, гинекология креслолары биеклекне кирәгенчә көйләү өчен күтәрткечле итеп ясалган, электроприводлы каталкалар сатып алынган. Регистратурада индукцион система урнаштырылган. Әлеге ике медицина учреждениесендә дә “ПоволжьеСтройСтандарт” ҖЧҖ эшли.
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр тоткарлыксыз үтеп керсен өчен бинаны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә мәшгульлек үзәгенә 4 миллион 900 мең сум акча бүлеп бирелгән. Подряд оешмасы “ПоволжьеСтройСтандарт” ҖЧҖ эшкә узган елның октябрь аенда гына керешкән. Шуңа күрә әлегә монда бераз башкарасы эшләр бар. Пандусны асылмалы түбә белән ясаганнар. Шулай ук бинага үтеп керә торган урыннар, санузел коляскада йөрүчеләргә яраклаштырылган. Махсус мәгълүмат таблосы, видеокамералар урнаштыру да күздә тотыла.
Район башлыгы Мәҗит Салихов эшләрнең 10 августка тәмамланырга һәм акчаларның тулысынча үзләштерелергә тиешлеген җиткерде. Шимбә көнгә барлык эшләрнең 95-98 проценты үтәлгән иде инде.
2012 елга Әлмәтнең җиде объектын җиһазландыруга 22 миллион сум акча каралган. Болар – 3 нче поликлиника, социаль яклау идарәсе, музыка көллияте, коляскада йөри торган инвалидлар яшәгән кайбер йорт подъездлары, җәяүлеләр урамны аркылы чыга торган урам чатлары. Мәҗит Салихов шимбә көнне аларның кайберләрендә булды. Герцен урамындагы 88 нче йортның беренче подъездында пандус кую белән “Виста” ҖЧҖ белән шөгыльләнә. Белоглазов урамындагы 151 нче йортның 3 нче подъездында да эшкә керешкәннәр. Димәк, бу һәм башка йортларда яшәүче инвалидлар тиздән башкаларның ярдәменнән башка коляскада урамга чыгып йөри алачак. Социаль яклау идарәсенә 2 миллион сум акча каралган. Биредә дә машина кую урыны, бинаның барлык периметры буйлап култыксалар, санузел ясалачак, ишекләр киңәйтеләчәк.
Урам чатларында коляскалар өчен каршылыксыз тротуарлар ясауга 4 миллион сум бүлеп бирелә. АГУАД эшне башлап җибәргән инде. Мондый юллар инвалидларга гына түгел, арбада бала этеп баручыларга да бик уңайлы. Агымдагы елда 152 шушындый юлны аркылы чыгу урынын ясау бурычы куелган. Бу нигездә үзәк урамнар.
Киләсе елда да бу программа эшләсә, аңа шәһәрнең башка өлешен дә кертәчәкбез, – диде Мәҗип Хаҗипович. – Әлегә Әлмәт автоюллар идарәсе графикны узып эшли. Хәзер барлык объектлар да физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр үтеп керә алырлык итеп җиһазландырылып төзелә. Пандуслары булмаса, алар кулланылышка кабул ителми. Бу республика җитәкчелегенең дә таләбе һәм без үзебез дә моңа зур игътибар бирәбез. Әлбәттә, бер көн дә генә барысын да үзгәртеп булмый. 2015 елга кадәр проблема хәл ителеп бетәргә тиеш. Капиталь объектлар төзегәндә аларның һәрберсенә коляскада йөрүче инвалид беркетергә кирәклеген әйтәбез. Алар контрольлек итәргә һәм эш барышында пандусларны сынап карарга тиешләр. Республика программасыннан тыш безнең муниципаль программа да бар. Инвалидлар кимсенмәскә, киресенчә, тулы канлы тормыш белән яшәргә тиешләр.
Ирина Апачаева.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз