Авыр тормыш хәленә юлыккан гражданнарга бердәнбер торак урынына кредит буенча «ипотека каникуллары» биреләчәк.
Каникуллар түләүләрне туктатып торуны яисә аларның күләмен 6 айга кадәр вакытка кыскартуны күздә тота. Бу бурычка алучыны эшсез итеп теркәү, аны I яисә II группа инвалиды итеп таныту, 2 айдан артык вакыт дәвамында вакытлыча эшкә яраксызлык, керем сизелерлек рәвештә кимү, асрама кешеләр саны арту очракларында мөмкин.