Алексей Песошин: "Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә Әлмәт районы халкының яшәү шартларын яхшырту уңай хәл ителде"

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәткә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин килде.

Премьер-министр Әлмәт муниципаль районы Советының чираттан тыш XXXVII сессиясе  һәм шәһәр Советының чираттан тыш XXXIX утырышында катнашты.  Ул мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп  билгеләнү сәбәпле район башлыгы вазифаларын башкаруны вакытыннан алда туктаткан Айрат Хәйруллинга Әлмәттә куйган хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде һәм яңа вазифасында уңышлар теләде.

Әлегә район башлыгының кем буласы билгеле түгел. Премьер-министр бу мәсьәләне тиз хәл итү мөмкин булмавын  билгеләп үтте.

Район тормышындагы көндәлек бурычлар һәм мәсьәләләрне хәл итү әлегә Марат Гыйрфанов җитәкчелегендәге район Башкарма комитетына йөкләнә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International