2019 нче елның 3 нче июнендә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Ярминкәдә Әлмәт шәһәренең биш предприятиесеннән: «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте, «Снежинка» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Туклану предприятиеләренең төбәк челтәре» (МакДональдс) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Кадрлар-укыту комбинаты «Кадрлар үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Әлмәт-Водоканал» акционерлык җәмгыятьләренең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты.
Ярминкәгә килүчеләргә ярдәмче эшче, официант, кухня эшчесе, килешүләр төзү буенча агент һәм башка һөнәрләр буенча 123 вакансия тәкъдим ителде. Әлеге чарага балигъ булмаган яшьтәге 133 бала килде.
Бүгенге көндә Әлмәт шәһәре предприятиеләре белән 37 балигъ булмаган гражданны эшкә урнаштыру буенча 5 килешү төзелде.