«Транспорт иминлеге турында» федераль законы нигезендә транспорт иминлеге төшенчәсе транспорт инфраструктурасы һәм тарнспорт чараларының хокуксыз гамәлләрдән сакланганлыгын аңлата.
Шулай итеп, транспорт инфрастуктурасы субъектлары һәм йөртүчеләр түбәндәгеләрне башкарырга тиеш: 1) транспорт инфрастуктурасы субъектында, транспорт инфрастуктурасы объектларын һәм транспорт чараларының транспорт иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы затларны билгеләргә; 2) I, II һәм III категориядәге транспорт инфрастуктурасы объектын хокуксыз гамәлләрдән саклау өчен транспорт инфраструктурасы объектының транспорт иминлеген тәэмин итү планы нигезендә транспорт иминлеге бүлеген оештырырга яисә эшкә җәлеп итәргә; 3) категориясен билгеләү һәм транспорт инфрастуктурасы объектлары һәм транспорт чаралары реестрын алып бару максатыннан Федераль юл агентлыгына транспорт инфрастуктурасы субъекты һәм транспорт инфрастуктурасы объекты турында тулы һәм дөрес мәгълүматны җиткерергә; 4) транспорт инфрастуктурасы объектының һәм транспорт чарасының зәгыйфьлегенә бәя бирүне тәэмин итәргә, шулай ук расланган бәяләү нәтиҗәләре нигезендә Федераль юл агентлыгына транспорт иминлеген тәэмин итү планын җибәрергә; 5) транспорт инфрастуктурасы объекты планын этаплап шушы планда каралган срокларда тормышка ашырырга; 6) Россия Федерациясенең федераль иминлек хезмәте органнарының, эчке эшләр һәм күзәтү буенча федераль хезмәте органнарының вәкаләтле бүлекләренә мәгълүматны тапшыру тәртибе нигезендә транспорт инфрастуктурасы объектының транспорт иминлеген тәэмин итү техник чараларыннан мәгълүматны җибәрүне тәэмин итәргә; 7) 16-ФЗ номерлы 10нчы законның 1 мәкаләсендә каралган сәбәпләрне ачыклау максатыннан транспорт инфрастуктурасы объектының транспорт иминлеген тәэмин итү көчләрен тикшерергә, транспорт инфрастуктурасы объектының транспорт иминлеген тәэмин итү белән турыдан-туры бәйле эшләрне 16-ФЗ номерлы 10нчы законның 1 мәкаләсендә каралган шартларга туры килүче затларга башкарырга рөхсәт итмәскә; 8) транспорт инфрастуктурасы объектының транспорт иминлеген тәэмин итү көчләренең әзерлеген һәм аттестациясен гамәлгә ашырырга; 9) транспорт инфрастуктурасы объектында эшчәнлеген алып баручы юридик затларга һәи шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук транспорт инфрастуктурасы объектында эшләүче физик затларга күрсәтмә һәм аңлашылырлык рәвештә транспорт иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге Россия Федерациясе канунчылыгы кагыйдәләре һәм аларга кагылышлы өлкәләрдә транспорт инфрастуктурасы объектының транспорт иминлеген тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыруга юнәлтелгән оештыру-боеру документлары турында мәгълүмат бирергә.