Җырлары – эшкә рухландыра

2012 елның 3 августы, җомга


Урып-җыю уртак хезмәт дип әйтүебез юкка гына түгел. Игенчеләр, механизаторларга кәеф күтәренкелеге бүләк итеп ындыр табакларында, басуларда концерт программасы белән чыгыш ясаучы “Факел” агитбригадасы өчен дә шундый ук кызу эш өсте. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада (җитәкчесе Исламия Ханнанова) үзенең артистлары белән “Чагылтау”, “Рубин”, “Зәй”, “Чулпан” хуҗалыкларында булырга өлгерде инде.



– Шалтыратып килүебезне әйткәч, хуҗалык җитәкчеләре эш вакытын калдырып йөрисез дигән сыман ризасызлык белдерсәләр дә, чыгышларыбызны караганнан соң рәхмәт әйтеп калалар. Кешеләргә рухи азык кирәклеген онытмасыннар иде,– диләр артистлар.



Район һәм шәһәр тамашачыларының яраткан артистлары Рамил Илалетдинов, Люзия Гайнетдинова, Асфер Гыйләҗев, Эльмира Вәлиева һәм Исламия Ханнанова чыгышларын ару-талуларын онытып, бирелеп карый хезмәт халкы. Болай да аз тигән ял вакытын шулай күңелле үткәрергә кем риза булмасын ди?!



Агитбригаданың концерт программасы да бик бай, эчтәлекле. «Яхшы сүз, җан азыгы»– диләр бит. Рус һәм татар телләрендә яңгыраган җырларны төрле милләт халыкларының дәртле биюләре алмаштыра. Хезмәтләренә карата әйтелгән олылау сүзләре, изге теләкләр игенчеләребезне яңа уңышларга рухландыра. Ә артистларыбызга без иҗат уңышлары телибез.



Ф. Миннебаева

"Яшьләр заманы"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International