Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Дәүләт җәмәгатьчелек белән элемтәдә
2012 елның 3 августы, җомга
“Халык контроле” көн саен республикабызның төрле район-шәһәрләрендә яшәүчеләрдән дистәләгән мөрәҗәгатьләр кабул итә. Әлмәтлеләр дә бик актив, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми порталындагы әлеге бүлек ачылганнан алып бүгенге көнгә кадәр 106 хәбәр юлланган.
Аларга 1547 кеше теләктәшлек күрсәткән. Статистика шуны күрсәтә, халыктан кергән 34 шикаять буенча чаралар күрелгән, 38 е буенча эш алып барыла, 28 е планда, 6 сы кире кагылган.
“Халык контроле” җитәкчелеккә җитешсезлекләрне, проблемаларны конкрет мисаллар белән җиткерү ысулы булып тора. Ике як өчен дә файдалы, кирәкле система дип бәяләргә кирәк аны. Иң мөһиме, бирегә төрле өлкәләргә, тармакларга кагылышлы хәбәрләр җибәрергә була. Бүгенге язмада аеруча күп тавыш җыйган мөрәҗәгатьләрне тәкъдим итәбез.
“Почтадагы кабул итү ошап бетми. Посылка алу өчен иң элек 8 нче тәрәзәдә чират торырга, аннан соң түләүне 4 нче яки 2 нче тәрәзәдә башкарырга кирәк. Ахырдан тагын 8 нче тәрәзәгә мөрәҗәгать итәбез. Чиратларда ярты көн узып китә. Нанотехнологияләр гасырында яшибез!” Иринаның әлеге хәбәрен 53 кеше яклаган.
Александрны түбәндәге мәсьәлә борчый: “Шәһәр паркына Лермонтов урамы яклап керә торган җирдә җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны (зебра) юк. Якын-тирәдә дә күренми. Машиналар бик күп йөри, балалар белән юл аша чыгу куркыныч” (32 кеше теләктәшлек күрсәткән).
“ТВ-каналларны күчергәндә тавышларда аерма бик сизелә, кайберләре аеруча көчле. Беренче каналда видео белән тавыш сигналы туры килеп бетми”, – дигән зарын белдергән Владимир (31 кеше).
“Чернышевский урамындагы юлда ремонт булганын хәтерләмим. Пик сәгатьләрендә ул хәрәкәтне җиңеләйтергә булышыр иде, ләкин машина йөртүчеләр Ленин урамы аша йөрүне кулайрак күрәләр. Пенсия фонды идарәсе янында машина кую өчен кесә булса, шулай ук яхшы булыр иде” (26 кеше). Александрның әлеге мөрәҗәгате планга кертелгән.
“Балалар шифаханәсендә табиблар җитешми. Безнең Яшьлек микрорайоны 40 нчы участокка беркетелгән, әмма үз табибыбыз юк. Һәр гаиләдә берничә бала тәрбияләнә. Кечкенә нәниләребез белән сәгатьләр буена чиратта утырырга мәҗбүр булабыз. Озакламый 195 нче йортның икенче яртысына да гаиләләр күченеп киләчәк. Хәлебез тагы да авырлаша. Кадрлар мәсьәләсен чишәргә кирәк”, – дип яза Регина (25 кеше).
Ленин урамындагы 125 нче йортта яшәүче Зөһрә ишегалларына керү урыннары булдыруны сорый: “ТСЖ Ленин урамындагы 123, 123 В, 125 нче йортлар ишегалдына керү юлын япты. Ашыгыч ярдәм машиналары ничек безнең якка узарга тиеш? Керү урынын супермаркет һәм ТСЖ бикләде. Янгын сүндерүчеләр ТСЖга киртәләрне алу турында күрсәтмә язганнар иде, җавап итеп ТСЖ аларны ныгытты гына. Куркынычсызлык һәм экология турында кайгыртучы юк” (25 кеше).
Әлмәтлеләрне кичләрен җәмәгать урыннарында иминлек, тынычлык булмау да борчуга сала: “Эчкечеләр кичләрен җыелышып утыралар, тавышланалар, пыяла шешәләр ваталар – балалар белән биредән узу куркыныч. Яңа йорттагы плитәләр дә күпләп ватыла башлады. Яктырту җайланмалары юк, камералар фасадка гына урнаштырылган. Шушы мәсьәләләр хәл ителсен иде. Камераларның урынын күчерергә, бинаның ян ягына куярга кирәктер дип уйлыйм, 3 урынына 1 не генә дә калдырырга мөмкиндер, чөнки подъезд эчләрендә дә алар бар. Участковый да юк биредә”, – дип яза Әминов урамындагы 6 нчы йортта яшәүче Денис (24 кеше).
Күрәсез, хәбәрләр бер-берсен кабатламый, иң мөһиме, алар актуаль. Исегезгә төшерәбез, “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итү өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү сорала. Кыскача гына борчыган мәсьәләнең эчтәлеген тасвирлаган язмага фото да беркетергә кирәк.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз