Әлмәттә премияләр тапшырыла башлады

2012 елның 1 августы, чәршәмбе
Норманы арттырып үтәгән комбайнчыларга Әлмәттә премияләр тапшырыла башлады. Бүген иртәне төбәк башлыгы бер атна эчендэ иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга 500 әр сум күләмендә акча сертификаты тапшырудан башлады. Мондый сертификатларны урып-җыю ахырына кадәр шактый тупларга мөмкин булачак.

Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән башланган хезмәт ярышы шартларында беренче 300 тоннасын суктырган комбайнчыларга, алар бүгенгә 12 кеше, бишәр йөз сум күләмендә премия тапшырылды. Киләсе 300 тонна өчен 700, өченче нормага 1000 сум, калганнарына меңәр ярым сум акча каралган.

Алдынгылар исемлегенә кергәннәрнең 9-ы Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыятеннән. Раил Фаретдинов бу хуҗалыктагы хезмәт стажының 6 елын комбайн штурвалы артында үткәрә. “Төбәк башлыгы тарафыннан каралган кызыктыру чарасы – безгә стимул”, ди кыр батыры.

Хуҗалыклар кулларыннан килгәнчә комбайнчыларны, механизаторларны үзләре дә хөрмәтли. Токарликов хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Исхаков сүзлзәренчә, 5 көн саен ясалган нәтиҗә буенча алдынгыларны 1200 сум күләмендәге сертификат белән бүләклиләр. Шулай итеп фидакарьләр бер сезонга хезмәт хакыннан тыш 18-20 шәр мең сум күләмендә премия туплый ала.

Хезмәт ярышы шартларыннан яшел азык чабучылар да читтә калмаган. Һәр эшкәртелгән 500 га өчен аларга мең сум күләмендә премия каралган.

Л.Минаева
“Болгар” радиосы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International