"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"

2012 елның 1 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе старт алды. Якынча мәгълүматлар буенча быел ТРда 6 мең 132 бала социаль ярдәмгә мохтаҗ.

Әлмәттә барлыгы 1950 нәни тәүге тапкыр мәктәп ишеген ачачак, аларның 310 ына мәктәпкә җыенырга булышу күз уңында тотыла. Моннан тыш, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләрдән булган, инвалид әти-әниләр тәрбиясендәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән 2-11 сыйныфларда укучыларга да хәйрия ярдәме күрсәтү планлаштырыла. Акция 25 августка кадәр дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International