Очрашуда шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Валеев, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов, торак фонды идарәсе буенча бүлекнең начальнигы Ольга Салмина катнаштылар.
Торак мәсьәләсен чишүдә ярдәм турында мөрәҗәгать белән Айрат Ринатовичка 3 группа инвалиды Дамира Еникеева килде.
Әлмәтле Кәүсәрия Нургалиева Галеев-Төзүчеләр-Багаутдинов урамнары тыкрыкларының нигезсез рәвештә ябылып торуы һәм моның ирекле йөрүгә комачаулавы турында зарланды һәм район башлыгын ярдәм итәргә сорады.
Әлмәт көньяк-көнчыгыш тернәкләндерү предприятиесы - Сукырлар җәмгыятенең җитештерүен киңәйтү һәм җитештерелә торган продукцияне сату турында тәкъдим белән аның җитәкчесе Валерий Кузнецов мөрәҗәгать итте.