Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Авыл табиблары дәүләт игътибарында
2012 елның 31 июле, сишәмбе
Дәүләт төрле өлкәдә эшләүче яшьләргә ярдәм итү буенча бихисап программаларны гамәлгә кертә. “Авыл табибы” шуларның берсе.
Әлмәт муниципаль районы авылларындагы дәвалау-профилактик учрежедениеләренә быел 6 табиб кабул ителгән, шуларның өчесе бүгенге көнгә 1100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчаларга ия булган.
25 июль көнне бер төркем журналистлар Габдрахман авылына юл алды. Максат бирегә эшкә кайткан Рәвилә Брагина белән танышу һәм аның үрнәгендә программаның асылына төшенү иде.
Рәвилә 2009 елда Казан медицина университетын тәмамлагач, башкалада эшкә кала, әмма соңрак гаиләсе белән туган шәһәренә әйләнеп кайта. Быелның апреленнән ул “Авыл табибы” программасы буенча үзенең хезмәт юлын Габдрахман амбулаториясендә стоматолог булып дәвам итә. Бүгенге героебыз программа турында ишеткәч тә, сәламәтлек саклау идарәсенә бәйгедә катнашу өчен документларын юллый һәм озак та үтми Рәвилә программага кертелә. Хезмәтеннән яшь стоматолог канәгать һәм дәүләтнең акчалата ярдәмен аларның гаиләсе торак шартларын яхшыртуга юнәлдерәчәк. Ә ярдәм суммасы күләмле. “Мәҗбүри медицина иминияте турында”гы федераль законга 2011 елның 22 ноябрендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кертелгән үзгәрешләр нигезендә 35 яшькә кадәрле, югары медицина уку йортын тәмамлаган һәм 2011-2012 елларда авылга эшкә кайтканнарга 1 миллион сум акча бирелә. Шулай ук ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә яшьләргә 100 мең сум акча да күчерелә. Сәламәтлек саклау учреждениесе белән хезмәт килешүе төзелгән очракта белгеч 5 ел эшләргә тиеш – монысы төп шартларның берсе.
Рәвилә Брагинаның бирегә эшкә кайтуына Гапдрахман, Тайсуган халкы бик сөенгән. Элек алар тешләрен дәваларга Әлмәткә барып йөрсә, хәзер ерак барасы юк. Чиратта торучы әниле-кызлы Ләйсән белән Регинаның бирегә беренче тапкыр гына килүе түгел, алар табибны мактау сүзләре белән генә телгә алдылар.
Быел яшь табиблар Габдрахманнан тыш, Яңа Кәшер, Акташ, Кәләй, Кузайкино авылларындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренә дә эшкә килгән. Киләчәктә авылларга кайтучы яшьләр саны, бәлки, артыр әле. Дәүләт ярдәм итәм дип торганда, аңардан файдаланмау дөрес булмас иде.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз