Игътибар!

2012 елның 27 июле, җомга
Иртәгә, шимбә, 28 июль көнне 10.00 сәгатьтән алып 11.00 сәгатькә кадәр Татарстанда гражданлык обороносының төбәктәге автоматлаштырылган, үзәкләштерелгән хәбәр итү системасы әзерлеген тикшерү уздырыла.

Халыкка хәбәр итү өчен куелган республикадагы барлык урам электрсиреналары, тавыш көчәйткеч җайланмалар кулланылачак, смс-хәбәрләр таратылачак, шулай ук республика телеканаллары һәм радиостанцияләр, ОКСИОН һәм СЗИОНТ терминал комплекслары мөмкинлекләре файдаланылачак.

Электромеханик сирена тавышы “Барыгыз да игътибарлы булыгыз!” дигән сигналны аңлатачак, ягъни телевизор һәм радио аша махсус хәбәр тыңларга кирәк булачак. Соңрак телерадиотапшырулар көндәлек программа белән дәвам итәчәк.

Тулырак мәгълүмат ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International