Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Велосипедчыга – аерым сукмак
2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
Әлмәт елдан-ел төзекләнә бара. Алып барылган капиталь ремонтлар, реконструкцияләр – моның ачык мисалы. Калабызда юллар торышына да зур игътибар бирелә Узган җомга көнне район башлыгы Мәҗит Салихов урамнарда алып барылган эшне карап йөрде.
Быел җиде урам юлларына капиталь ремонт уздыруга җирле бюджеттан 5,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Болар – Володарский, Волжская, Рыжиков, Жуковский, Мичурин, Зәй урамнарындагы һәм Тургенев тыкрыгындагы юллар. Җирле бюджет хисабына ремонтланучы юлларны ”ГУАД” МУП тәртипкә китерә.
Район башлыгының иң беренче тукталышы Жуковский урамында булды. Биредәге юлларга асфаль җәю эше тәмамланган. Шулай ук кайбер урыннарда бордюрлар алыштырылган. Янәшәдәге Песочная урамы юлларына да асфальт җәеләчәк. Бу эшкә акчаны “Татнефть” ААҖ бүлеп бирә. “Хәтер” җәмгыяте әлеге территориядә урнашкан машиналар кую урынын әйләндереп алган коймаларын тулысынча алыштырачак.
Хәбәр иткәнебезчә, шәһәр төзелеше советының бер утырышында төзүчеләр хөрмәтенә куелган һәйкәлне реконструкцияләү турында сүз булган иде һәм моны һәркем хуплады. Һәйкәл Төзүчеләр көненә ачылырга тиеш. Мәҗит Салихов мондагы эшләр белән дә танышты. Эш һәйкәлгә үк барып җитмәгән булса да, әлегә борчылырга урын юк диделәр җаваплы кешеләр. Ә менә территорияне төзекләндерү тәмамланган, хәтта агачлар утыртылган. Һәйкәлдәге “Әлмәт төзүчеләренә дан!” язуы да үзгәртеләчәк. Бу уңайдан шәһәрдә яшәүчеләр дә үзләренең тәкъдимнәрен реклама һәм мәгълүмат идарәсенә җиткерә ала. Һәйкәлнең проект бәясе 1200 мең тәшкил итә. Шунысын да искәртәсе килә, реконструкция төзелеш оешмалары оештырган фонд акчасына төзелә. Мәҗит Салихов фондка беренче булып 20 мең сум күләмендә үз акчасын керткән.
Өченче тукталыш Иске Әлмәттә ясалды. Биредә “Татнефтедор” ҖЧҖнең автоюллар идарәсе эшли. Белгәнебезчә, язгы ташу вакытында Аграрная, Комсомол, Нахимов урамнарын да су басты. “Татнефть” ААҖ әлеге урам юлларын ремонтлауга 5618 мең сум акчадан өлеш чыгарган. Эшләрне тәмамланган дисәң дә була. Биредәге юлларны ремонтлау су басуларга кадәр планлаштырылган булган. Юл кырыйларын гына ныгытасы калган. Башта ремонт бәясе бераз кимрәк исәпләнгән. Юл “киемен” тулысынча алыштырырга туры килгәнлектән, ремонт бәясе 600 мең сумга арта төшкән.
Володарский һәм Волжская урамнарына да асфальт җәелгән инде. Зәй урамы да яңа асфальт өслекле булачак. Ә менә Рыжиков, Мичурин урамнарына, Тургенев тыкрыгына вак таш җәю планлаштырыла.
Промышленная урамындагы 2, 4 һәм 6 нчы йортлар янындагы Нариманка инеше ярлары бүген чын мәгънәсендәге кече шарлавыклы буаларга әйләнеп килә. Экология департаменты биредә искиткеч зур эш башкарган: инешнең төбен чистарткан, яр кырыйларына вак таш җәйгән һәм башкалар. Монда 550 метр озынлыгында велосипед юлы төзү дә планлаштырыла. Экология департаменты директоры Альберт Маликов әлеге эшләрнең смета бәясе 1400 мең сум тәшкил итүен һәм аның департамент хисабына башкарылуын җиткерде. Инеш яшәүчеләрнең үтенече буенча матурланган. Үтенеч канәгатьләндерелгән, хәзер кешеләрнең үзләренә аны чиста итеп, шушы матурлыкта тотусорала.
Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары!
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз