Басуларда эш кайный

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
Район хуҗалыкларының бу көннәрдә тын алырга да вакытлары юк.

24 июльгә көнгә район буенча барлыгы 3360 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган. Шуларның 2450 гектары уҗым арышы, 840 гектары арпа, 70 гектары борчак. Суктырылган бөртек 5127 тәшкил итә. Әлегә уңыш бирүчәнлек гектарына 15,3 центер туры килә. Шулай ук хуҗалыклар тарафыннан 10680 тонна печән, 44500 тонна сенаж, 1800 тонна силос тупланган. Бүген  бер баш шартлы терлеккә 14 центнер берәмлегендә терлек азыгы туры килә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International