Радищев урамындагы 5 а йортка авария хәлендәге торакта яшәүчеләр күчереләчәк. Мәгълүм булганча, республика программасы буенча быел да дәвам итә. Радищев урамында өч катлы өч подъездлы бу йортта бер һәм ике бүлмәле 30 фатир төзелә. “Өлешче”ләр йортыннан аермалы буларак, биредә җылылык системасы фатир эчендә генә булачак, ягъни һәр фатир ике контурлы казаннар белән җиһазландырылачак. Төзелешнең заказчысы һәм подрядчысы – “Арслан” ҖЧҖ. Бүген бераз графиктан артта калу күзәтелә. “Арслан”лылар август аена кадәр графикны куып җитәчәкләренә ышандыралар. Әлегә алар объектның стеналарын өя башлаганнар. Мәҗит Салихов территориядә иске, корыган, авария хәлендәге агачлар булган очракта аларны кисәргә күрсәтмә бирде.
Район башлыгы “Көнбатыш капка” микрорайонында төзелүче 9 катлы 72 фатирлы торак йорттагы эшләр торышы белән дә танышты. Социаль ипотека программасы буенча төзелүче әлеге йорт 30 августта куллануга тапшырылырга тиеш. Подряд оешмасы “Арслан” ҖЧҖ монда да бераз графиктан артта калган.
Графиктан артта калулар булса да, бүген карап чыккан йортларны тапшыру сроклары үзгәрмәячәк , – диде Мәҗит Хаҗипович журналистларга биргән интервьюсында. – Подрядчылар алдына бурыч куелды. Алар аны үтәргә тиеш. Соңгы вакытта төзүчеләр сменаны, эшләүчеләр санын арттырдылар, шуңа күрә графиктан тайпылышны төзәтәчәкләренә шик юк. Артта калуның сәбәбе – ташчылар җитмәүдә. Бу проблема безнең Әлмәттә генә түгел, башка төбәкләрдә дә күзәтелә.
Югары Мактамада яңа клуб
Республикада “Авыл клублары” программасы булдырылды һәм ул бүгенге көндә уңышлы гына тормышка ашырыла. Программага Әлмәт муниципаль районының да өч авылы эләкте. Быел клуб Югары Мактамда клуб, киләсе елда елхвойлылар, 2014 елда чупайлылар яңа мәдәният учагына ия булачак.
Мәҗит Салихов Югары Мактама да булды. Әлеге клуб төзелешенең район башлыгының игътибар үзәгендә булуы очраклы түгел. Чөнки бер-бер артлы ике подряд оешмасын алыштырырга туры килгән. Хәзер монда өченче подрядчы – “Основа С” җәмгыяте эшли. Башта графиктан 50 процентка артта калу булган. Хәзер ул ике тапкырга кыскартылган. Әлбәттә, графикны куып җитү өчен иртәнге сәгать алтыдан кичке унга кадәр эшләргә туры килә. Бер атна элек кирпеч өя башлаганнар, фундаментны яңадан эшләгәннәр, инженерлык коммуникацияләрен сузу буенча эш бара. Клуб төзелеше кысаларында авыл җирлеге башлыгы китапханә төзүләрен дә сорап мөрәҗәгать иткән.
Клуб 300 урынга исәпләнгән. Проектның сметасы 9 миллион 800 мең сум тәшкил итә. Бу акча республика бюджетыннан каралган. Җирле бюджеттан да 1 миллион 300 мең сум акча бүленә. Әлеге сумма инженерлык челтәрләрен төзүгә, төзекләндерү эшләренә юнәлтелә. Югары Мактама клубы ел азагына өлгерергә тиеш. Мәҗит Салихов бәлки планлаштырылганнан алда тапшырырбыз дигән ышанычын да җиткерде.
Мәктәпләрдә капиталь ремонт
Әлмәтнең кайсы гына тармагын алма, бар җирдә төзү-төзекләндерү, реконструкция эшләре күзәтелә. Шәһәр һәм район мәктәпләре дә яңа уку елына матурлана. Ә 2 һәм 7 нче, Урман Кәләе мәктәпләре республиканың мәктәпләргә капиталь ремонт программасына эләкте. Аларда эш ничек бара икән? Район башлыгы Мәҗит Салихов чираттагы ялыннан чыгу белән үк әлеге уку йортларындагы ремонтны урынга барып карады.
Сәяхәт 1953 елда ук төзелгән 2 нче урта мәктәптән башланды. Биредә “Имиджстрой” ҖЧҖ эшли. Теннис кортының һәм төп корпусның түбәсен, спорт залның санузелын, эчке инженерлык коммуникацияләрен ремонтлау, стеклопакетны алыштыру тәмамланган. Спортзал 60 процентлык ремонтланган. Шулай ук төп корпусның санузелын, катлар арасындагы эчке ишекләрне алыштыру, фасадны ремонтлау да әйбәт бара. “Татнефть” ААҖ мәктәпкә бүлеп биргән акча теннис кортының түбәсен ремонтлауга тотылган. Шулай ук спорт залына да косметик ремонт ясалачак.